ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган өлкәннәр декадасы старт ала. Өлкәннәр көне өлкән буынга игътибар итәргә, өлкән яшьтәге кешеләрнең ихтыяҗларына һәм проблемаларына игътибар арттырырга, аларга иҗат һәм ял итү өчен шартлар тудырырга кирәклеген искәртергә тиеш.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Сатучыларның һәм халыкның хокукый белемен арттыру максатыннан, шулай ук «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» подпрограммасын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, Казан шәһәрендә урнашкан «Верный» кибетендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законын һәм товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләрен белү мәсьәләләре буенча чираттагы семинар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече «Фасоль» кибетендә кибет җитәкчесе һәм сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләр буенча укулар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан товарлар сатып алганда, эшләр, хезмәт күрсәтүләр вакытында, шул исәптән дистанцион ысул белән дә, кулланучылар һәм сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

27
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча класстан тыш дәрес үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Биектау авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

24
сентябрь, 2021 ел
җомга

Агымдагы елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Роза Прилукова Тукай муниципаль районының күп функцияле үзәге хезмәткәрләре һәм кунаклары өчен түгәрәк өстәл үткәрде. Әлеге чаралар «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасын үтәү йөзеннән оештырыла.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч - эксперты Ирина Галимова Теләче авылында сәүдә эшчәнлеге алып баручы шәхси эшмәкәр Н.М. Хәсәнованың «Лига» кибетендә сатучылар өчен укулар үткәрде. Чараның төп юнәлеше булып сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын һәм ваклап сату кагыйдәләрен җиткерү торды, шулай ук сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре аңлатылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Өлкәннәр декадасы алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәре базарларында кизү торулар үткәрде. Бәйләнгән әйберләрне сатуга аерым игътибар бирелде.

Табигый йон кеше тарафыннан күптәннән кулланыла. Табигый йон әйберләре, бигрәк тә оекбашлар, аякларны яхшы җылыта, кан әйләнешен яхшырта һәм микро-массаж белән тәэмин итә, ә йон җепселләренең бер-берсе белән үрелүеннән барлыкка килгән электростатик сәламәтлеккә яхшы йогынты ясый.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

23
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре теләсә нинди һава торышы шартларында, яңгыр явуга карамастан, сатучыларның һәм кулланучыларның аң-белемнәрен арттыру максатыннан базарларда кизү торулар үткәрә. Көзге сезоннар чорында сәламәтлекне ныгыту һәм саклау өчен балык һәм балык продуктларының файдасы турында тема каралды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International