Товарларны дистанцион сату - ул сатып алучы товар белән турыдан-туры таныша алмый торган сату ысулы, бу сайлау процессын уңайлы һәм аңлаешлы итә, бигрәк тә онлайн-платформалар шартларында. Россиядә бу ысул «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм РФ Хөкүмәте карары белән расланган товарларны сату кагыйдәләре белән көйләнә. Маркетплейсларда товарлар бәйсез сатучылар тарафыннан да, мәйданчыкларның үзләре тарафыннан да сатылырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Мега» сәүдә-күңел ачу үзәгендә эшмәкәрләр белән укыту чарасы уздырды. Мондый чаралар сатып алучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре чираттагы профилактик чара уздырдылар. Белгечләр сантехника кибетендә булдылар, шәхси эшмәкәр һәм кибет хезмәткәрләре өчен консультация үткәрделәр. Очрашуда катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы маддәләрен куллану буенча сораулар бирделәр.
Профилактика эшчәнлеге кысаларында, Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Әлмәт шәһәренең сәүдә нокталарында аңлату эшләрен дәвам итәләр. Мондый күчмә чараларның максаты - шәхси эшмәкәрләргә һәм сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге закон таләпләре турында мәгълүмат бирү һәм мөмкин булган хокук бозуларны кисәтү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефонына тиешле сыйфатта хезмәт күрсәтелмәү, аерым алганда, теплицаны тиешенчә әзерләмәү турында кулланучылар мөрәҗәгатьләре килүе дәвам итә. Әйдәгез тикшерик, мондый очракларда кулланучының нинди хокуклары бар соң?
Гражданнарга консультация ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттыру максатларында Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә даими рәвештә кизү торалар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш» үзәгендә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба районының Арташ урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде. Көн саен, сатып алулар ясаганда, теге яки бу хезмәтләр алганда – без барыбыз да кулланучылар булып торабыз.
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре хезмәт ветераннары пансионатында булдылар. Өлкән буын вәкилләре өчен концерт белән бәйрәм оештырдылар.
Сатучы Россия Федерациясенең 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы таләпләрен һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш.