Сорау: бер ресторанда алдан түләп, банкетка заказ биргән идек. Банкетка кадәр берничә көн кала без бу урында чара үткәрүдән баш тартырга булдык. Ресторан хезмәткәре алдан түләүнең бөтен суммасын кире кайтару таләбенә кертелгән сумманың 50% ын гына бирүе турында хәбәр итте. Бина белән килешү төзелмәгән. Бездә акча кабул итү турында ресторан квитанциясе бар. Нәрсә эшләргә?
Бу кибет сайтында түбәндәге мәгълүматлар булмаган очракта Интернет-кибеттә товар сатып алырга киңәш ителми:
- товарның төп куллану үзенчәлекләре турында;
- чит ил товарларын җитештерүче ил турында;
- товарның бәясе һәм түләү тәртибе турында;
- товарны сатып алу шартлары һәм аны китерү турында;
- сыйфатсыз товарны кире кайтару сроклары һәм шартлары турында.
27 август көнне Лениногорск шәһәрендә Ю. Гагарин исмемендәге «Җәйге уку урамы» кысаларында укучылар өчен «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» дип аталган викторина үткәрделәр. Чара башында балалар белән юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә корылды, балалар исә юл йөрү кагыйдәләре буенча катлаулы сорауларга җавап бирделәр, рәсем конкурсында катнаштылар.
Тормышыбызда бер генә тапкыр булса да безнең һәркайсыбыз сатып алынган товарның сыйфатсыз булуы белән очрашкандыр. Берәүләр, бу очракта, җитештерүчене яки сатучыны хурлап, сыйфатсыз товарны тотып ата, ә икенчеләре үз хокукларын ахыргача яклаячак, хәтта судка мөрәҗәгать итәргә туры килсә дә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына кулланучылар «экспертиза» һәм «сыйфатны тикшерү» кебек киң кулланыла торган терминнарга аңлатма сорап мөрәҗәгать итәләр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы (алга таба – Закон) товарда җитешсезлекләр ачыкланганда, товарның сыйфатын тикшерү һәм экспертиза үткәрергә мөмкин дип билгели.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Гаилә» кибетендә кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
2021 елның 26 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Агроторг» ҖЧҖ, «Тандер» АҖ, «Глобус Маркет» ҖЧҖ, «АОР» ҖЧҖ, «Хыял» ҖЧҖ, «Алкомаг №1» ҖЧҖ, «Манусаджян Л. Р.» ИП азык-төлек кибетләрендә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.
2021 елның 25 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Панов, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән берлектә, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән киңәшмәләр, консультацияләр, укыту семинарлары оештыру һәм үткәрү юлы белән даими рәвештә консультация-аңлату эшләре алып бара. Мөслим муниципаль районы белгече район территориясендә азык-төлек товарлары белән сәүдә итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен семинар-киңәшмә үткәрде. Семинарда сәүдә предприятиеләреннән 13 вәкил катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Әтнә муниципаль районының «Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чара үткәрде.