ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы кулланучыларга сыйфатсыз товар сату яки башкарылган эш (күрсәтелгән хезмәт) җитешсезлекләренә бәйле рәвештә аңа китерелгән зыянны тулысынча түләүне таләп итү хокукы бирде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына товарда яки хезмәт күрсәтүдә җитешсезлекләр ачыклануга бәйле рәвештә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кулланучыларга сатучыга яки башкаручыга зыянны түләү буенча таләпләр кую тәртибе аңлатыла.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «Закамье» сәүдә базасының шәхси эшмәкәрләре белән очрашты. Белгечләр шәһәрнең сәүдә комплексларында мондый очрашуларны даими рәвештә үткәрәләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар еш кына үз әйберләрен төрле ателье яки остаханәләргә тапшыра, ләкин нинди дә булса документлар таләп итми, шуңа күрә дәгъваны төзегәндә исемнәрен дә, адресын да, башкаручының фамилиясен дә белми. Нәтиҗәдә, проблеманы хәл итү шактый катлаулана.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

27
июль, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Екатериновка авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.

Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау гражданнарны кабул итү

26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

26.07.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Х.Мәүләтов урамындагы азык-төлек, сантехника, вакытлы матбугат һәм халык куллану товарлары сатучы сәүдә объектларында белем бирү семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

23
июль, 2021 ел
җомга

2021 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

22
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:

- 50% ташлама белән босоножкалар сатып алдым. Сатучылар ташлама булуны сезон тәмамлануга бәйле дип аңлаттылар. Икенче көнне кибеткә кире кайтарырга булдым – аның төсе күлмәккә туры килмәде. Ләкин сатучы аның ташлама белән сатылуын сәбәп итеп, аяк киеме кире кайтарылмый, дип җавап бирде. Бу, чыннан да, шулаймы?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

21
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Хәзер бахчалы культураларын сату сезонының иң кызган чагы. Җәйге эссе чорда кавын-карбыз кебек популяр булган азык-төлек продуктларын табу кыен. Аларны балалар да, өлкәннәр дә файдалы үзлекләре өчен яраталар.

21.07.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан, әлеге җиләкләрне сатып алу һәм куллануның тискәре нәтиҗәләрен булдырмаска мөмкинлек бирә торган гади кагыйдәләрне үтәү буенча киңәш итү максатыннан чыгып, кулланучылар арасында анкеталау үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кибеттә азык-төлекне сайлаганда, һәр сатып алучы аның сыйфатлы булуына һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгына ышанырга тели. Нигездә, кулланучылар продуктның тышкы кыяфәтенә, яраклылык вакытына һәм, әлбәттә, бәясенә игътибар итә. Кызганычка каршы, үз хокукларыбызны белмәү товар өчен арттырып түләүгә, сыйфатсыз азык-төлек сатып алуга яки сатучының һәм каравылчының беренче сүзе буенча үз сумкаларыбызны ачып күрсәтүебезгә китерә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

19
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Әгәр сезгә теплицаны, бакча йортында ишек тәрәзәләрен сыйфатсыз урнаштырсалар, сатып алучы иң беренче итеп сатучыга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Башлангыч этапта аның белән телдән килешүгә ирешергә кирәк, әгәр барып чкмаса, җитди гамәлләргә керешергә - язма дәгъва төзеп, җитешсезлекләрне һәм үз таләпләрегезне күрсәтергә кирәк.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International