Хәзер бахча культураларын сату сезонының кызган чагы. Базар һәм кибет киштәләре карбыз һәм кавын белән тулган. Тик билгеләнмәгән урыннарда оештырылган сәүдәне дә еш очратырга була. Шуңа күрә бахча культуралары сатып алганда, махсус сәүдә итү кагыйдәләре турында да онытмаска кирәк.
Бахча культуралары белән сәүдә итү сезонлы характерда. Карбыз-кавын сату элмә астында оештырылырга тиеш. Алар җирдә өем булып сакланырга тиеш түгел.
2021 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре «Бәхетле плюс» ҖЧҖ сәүдә объектында сатучылар өчен укыту семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре вак көнкүреш техникасы, савыт-саба һәм көнкүреш химиясе товарлары сатучы «Анчар» ҖЧҖ сәүдә объектларында белем бирү семинары үткәрде.
Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне даими яктыртып тора, гражданнарны даими рәвештә күчмә кабул итүләр үткәрә. Чираттагы очрашу 2021 нче елның 14 нче июлендә Саба муниципаль районы Арташ авыл җирлегендә узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина кабул итте.
2021 елның 14 июлендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы карамагындагы Лаеш муниципаль районына чыгу кысаларында, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре халыкның аң-белемнәрен, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар үткәрде.
Һәр кеше гомерендә бер генә тапкыр булса да теге яки бу товарны сатып алганда, хезмәтләр башкарылганда кулланучы ролендә катнаша. Безнең хокуклар, кулланучы буларак, шактый еш бозыла. Үзен һәм үз гаиләсен намуссыз җитештерүчеләрдән һәм сатучылардан яклау өчен, кулланучы үз хокукларын белергә тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар белән даими очрашулар үткәрә, алар барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар аңлатыла. Моннан тыш, ведомство карамагындагы районнарның кибетләрендә билгеләнгән вакытта азык-төлек товарлары бәяләренә һәм ассортиментына мониторинг үткәрелә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Наталья Платонова, Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге әйдәп баручы белгече Эльмира Вакулюк белән берлектә, Лениногорск шәһәренең күпфункцияле үзәге хезмәткәрләре һәм килүчеләр өчен кизү тору үткәрделәр.
Әгәр сезнең кызыгыз бизәнергә ярата, һәм әниләренең бизәнү әйберләренә кызыга икән, аңа бизәнү әйберләре белән аерым шәхси шкатулка булдырырга вакыт!
Кызлар өчен бизәнү әйберләре төрле булырга мөмкин – алар агачтан, пластмассадан эшләнгән кыйммәтле булмаган бизәнү әйберләре, табигый вак ташлардан браслетлар һәм өлкәнрәк кызлар өчен мәрҗәннән эшләнмәләр. Чәч каптырмалары, ободоклар, диадема, һ.б. һ. б. алар беркайчан да артык булмый.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре, Питрәч муниципаль районы территориясендә хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын үстерү өлкәсендә халыкның хокукый белеме дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрде.