2021 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Әтнә районы КФҮ филиалы бинасында килүчеләргә консультация белән күчмә чара үткәрде.
Чараның төп максаты - авыл халкына товарлар сатып алганда (хезмәтләр күрсәткәндә) кулланучылар очраша торган иң актуаль проблемалар турында мәгълүмат бирү.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Иске Салавыч авылында алкогольле продукция сату, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрделәр. Чарада Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов та катнашты.
Гадәттә, кузов тимере - теләсә кайсы авторазборканың төп «икмәге» дип санала. Тик бу алай түгел. Әлбәттә, бар сирәк модель автомобильләр элементлары, аларның кузовы шактый акча тора. Тик хәзерге вакытта чит ил маркалары өчен кузов запас частьләрен сайлау бернинди кыенлык та тудырмый. Авторазборка кебек бизнес эре шәһәрләрдә генә түгел, кечкенә торак пунктларда да киң таралган күренеш.
2021 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Казан шәһәренең үзәк китапханә системасында чара үткәрде.
2021 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Казан» Агросәнәгать паркы һәм «Аш–Су» АҖ территориясендә кулланучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка хокукый аң-белем дәрәҗәсен күтәрүгә һәм халыкка мәгълүмат җиткерүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрде.
- Мин цифрлы фотоаппарат сатып алдым, әмма ул яраксызга чыкты. Гарантия срогы тәмамланмаганлыктан, мин аны кибеткә китердем. Тикшерүдән соң экспертиза товарда завод җитешсезлеге барлыгын ачыклаган. Тик миңа фотоаппарат өчен сарыф ителгән сумманы кире кайтарырга теләмиләр, шул ук кибеттә яңа модельне сайларга тәкъдим итәләр. Бу дөресме? Мин үз акчамны алырга һәм үзем теләгән башка урында фотоаппарат сатып алырга хокуклымы?
2021 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү мәсьәләләре буенча семинарлар сериясе үткәрде.
Язгы-җәйге сезон башыннан кулланучыларның сатып алу активлыгы арта, күпләр ялларга әзерләнә, гардеробын яңарта, шуның белән бер рәттән кулланучы белән сатучы арасында низаглы хәлләр саны да арта. Яр Чаллы территориаль органы белгечләре даими рәвештә эре сәүдә үзәкләренә һәм шәһәр базарларына чыгып, шәхси эшмәкәрләр өчен профилактик чаралар үткәрә һәм кулланучылар өчен түгәрәк өстәлләр оештыралар. Шуларның берсе - Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре «Меркурий» сәүдә үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлату буенча күчмә чара үткәрде.
2021 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Шушмабаш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукция сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Кабул итүдә авыл җирлеге халкы катнашты. Очрашу барышында авыл халкына кулланучылар хокукларын яклау буенча киңәшләр бирелде, территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде.
2021 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районына чыкты.