Күпләп һәм ваклап сату бер чылбырның бәйләнеше булып тора. Күпләп сату товарларны җитештерүче һәм кулланучы арасында арадашчы булып тора. Күпләп сату килешү төзегәндә алып барыла. Беренче чиратта юридик оешмалар яки шәхси эшмәкәрләр сатып ала.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «кайнар линия» телефонына Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчедән: «Кибеттә ватылган коньякның шешәсе өчен кем түләргә тиеш?» дигән сорау килде.
Әлеге мәсьәләне объектив карау өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, кибет администрациясе белән очрашу һәм профилактик эш алып бару өчен, хәл булган урынга чыктылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына 2021 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә анализ күрсәткәнчә, азык – төлек булмаган товарлар, шул исәптән техник яктан катлаулы товарлар белән сәүдә итү өлкәсендә кулланучылар хокукларын бозу мәсьәләләре буенча иң күп мөрәҗәгать кергән – барлыгы 283. Бу мөрәҗәгатьләрнең күбесе - 145, кәрәзле телефоннардагы җитешсезлекләрне ачыклау очракларына, планшетларның сыйфаты буенча 38 мөрәҗәгать, 27 – телевизорларгага кагыла.
2021 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәренең Идел буе районында Кол Гали урамы буенча урнашкан сәүдә предприятиеләре вәкилләре өчен семинарлар үткәрде.
Безнең һәркайсыбыз кулланучылар базарында катнаша. Без барыбыз да товарлар сатып алабыз, көнкүреш хезмәтләренә мөрәҗәгать итәбез, җәмәгать транспортыннан, коммуналь һәм медицина хезмәтләреннән файдаланабыз.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучы Е. сатучының гамәлләренә карата шикаять белән мөрәҗәгать итте, ул кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алыштыру таләпләрен үтәүдән баш тарткан. Моннан берничә көн элек бер кулланучыга чыбыксыз наушниклар бүләк иткәннәр. Әмма товар аңа формасы һәм комплектациясе буенча туры килми.
Без барыбыз да смартфоннардан файдаланабыз, чөнки ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, кая гына булсак та һәрвакыт элемтәдә булырга ярдәм итә. Әлеге товарның тормышыбызда популярлык яулавы сәбәпле, без аларны мөмкин кадәр еш алыштырабыз һәм яңа модельләр сатып алабыз. Шуңа күрә сыйфатсыз кәрәзле телефон алу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итү очраклары да аз түгел.
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Дим-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерында балаларның ялы файдалы уза. Шулай итеп, шушы көннәрдә аларга берьюлы ике ведомстводан кунаклар килде.
2021 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль–инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Екатерина Емельянова Олы Подберезье авыл җирлеге территориясендә узган «Авыл көне»ндә кулланучылар белемен арттыру буенча чара үткәрде.
Чәчәкләр - теләсә кайсы очрак өчен искиткеч бүләк. Чәчәк бәйләмен ир-атка һәм хатын-кызга, балага һәм өлкән яшьтәге кешегә бүләк итәргә мөмкин. Букет- туган көнгә, юбилей, туй яки теләсә кайсы башка бәйрәмгә отышлы бүләк.
Хезмәткәрләрнең хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар белән килеп туган бәхәсле хәлләрне булдырмау өчен, 2021 елның 18 июнендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшмәкәр Л.Р. Гыйләҗиеваның кибетендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, укулар үткәрде.