2021 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы шәхси эшмәкәр В.Д. Җамалиева (Арча районы) сәүдә объектында, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.202020 ел, №2463 карары белән расланган «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын һәм товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча сату кагыйдәләрен аңлатып, сатучылар өчен укулар үткәрде.
2021 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә муниципаль районының Коморгүз авылында гражданнарны кабул иттеләр. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка мәгълүмат җиткерү һәм агарту.
2021 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре, кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасын һәм сыйфатын арттыру буенча планлаштырылган чаралар кысаларында, «Казан шәһәренең үзәк базары» ААҖ хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Иске Кырлай китапханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан «Кулланучы, үз хокукларыңны бел!» дип исемләнгән агарту чарасы уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районындагы шәхси эшмәкәр Садыкова Ш. И.ның хуҗалык товарлары белән сәүдә итүче объектында уку-укыту семинары үткәрде. Чарада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды, аның нигезендә сатучы кулланучыга сыйфаты килешүгә туры килгән товарны тапшырырга тиеш.
2021 елның 15 июнендә Ташкичү авыл җирлеге бинасында, Арча районы Ашытбаш авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина авыл җирлегендә яшәүчеләр белән чираттагы очрашу үткәрде.
2021 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова «Ветераннар йорты»нда яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.
Теләче муниципаль районының Әбде авылында Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров гражданнарны күчмә кабул итте.
Кабул итү вакытында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карарларының гомуми нигезләмәләре аңлатылды.
15.06.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Химиклар Мәдәният сараенда булып, анда үсентеләр һәм чәчәкләр, үзбәк трикотажы, белорус аяк киеме күргәзмә-ярминкәләре уза, кулланучылар өчен кизү тору оештырды.
2021 елның 10 июнендә Кукмара районының Чури авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды.