ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2021 ел
дүшәмбе

24.05.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «3 нче Казан икмәк заводы» АҖ кибетендә кулланучылар өчен кизъ тору үткәрде.

Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Әтнә муниципаль районының Өҗем авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу үткәрде. Чараны үткәрүнең төп максаты - гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белем дәрәҗәсен күтәрү.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

21
май, 2021 ел
җомга

2021 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Агросәнәгать паркы» сәүдә комплексында сатып алучылар һәм кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды һәм үткәрде. Чараның төп темасы: «Сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алыштыру кагыйдәләре», шулай ук сыйфатсыз товарлар сатып алганда кулланучының гамәлләре.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Марсель Шаһидуллин, Биектау районы Башкарма комитеты вәкиле А.М. Садыкова белән берлектә, Биектау авылы, Полковая урамы, 9 нчы йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә дежурлык үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында, «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» Подпрограммасын үтәү йөзеннән, кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча чаралар комплексы үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

20
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

20 майда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева авыл торак пунктларында җирле халыкка консультатив ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Чарада Яңа Нәдер авыл җирлеге башлыгы Сирин Миннебаев катнашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

20.05.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан Казан шәһәре, Р.Зорге урамы буенча урнашкан сәүдә предприятиеләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

20.05.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәрендә Җиңү проспекты буенча урнашкан «Азино-2» университетында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен кизү тору үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына бер гражданин «Нива» автомобиленә гарантия срогы һәм хезмәт күрсәтү уңаеннан автосалон белән бәхәсле мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре сәүдә объектларына чыктылар. Белгечләр Мамадыш шәһәренең 6 кибетен колачлады. 24 һәм 188 төр буенча социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы үткәрелде

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International