ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2021 ел
сишәмбе

11.05.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Пионерская һәм Академик Кирпичников урамнары киселешендә урнашкан «Анчар» сәүдә комплексы территориясендә кизү тору үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бүген, базар конкуренциясе шартларында, компаниянең озак вакыт популяр булуы өчен кулланучылар белән ныклы ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру хәлиткеч фактор булып тора. Кулланучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү -конкурентлы өстенлекләрнең берсе генә түгел, эшчәнлекнең күп кенә өлкәләрендә бу бердәнбер өстенлеккә әверелде. Хезмәт күрсәтү сыйфаты - яңа стандарт, аның буенча кулланучылар продуктның сыйфаты турында фикер йөртә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

7
май, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан Мәскәү базары территориясендә кизү тору үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

6
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

06.05.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре тарафыннан сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә кулланучылар өчен кизү торулар үткәрелде.

Чаралар үткәргәндә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Норма авылында халыкны чираттагы күчмә кабул итү үткәрделәр. Анда Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрифҗанов та катнашты. Чара кысаларында алкогольле продукцияне сату мәсьәләләре, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча фикер алышынды, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен семинар-укулар үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

30
апрель, 2021 ел
җомга

2021 елның 30 апрелендә Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Казан шәһәренең Совет районында урнашкан «Франт» эре сәүдә үзәге сатып алучылары һәм кулланучылары өчен консультация өстәле оештырды. Чараның төп темасы: «Сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алыштыру кагыйдәләре», шулай ук сыйфатсыз товарлар сатып алганда кулланучының гамәлләре.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре, Питрәч муниципаль районы территориясендә кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү өлкәсендә халыкның хокукый белемен һәм мәгълүматын арттыру мәсьәләләре буенча семинарлар сериясен үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 5 февралендәге 164-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган 2025 елга кадәр Россия Федерациясендә өлкән буын гражданнары мәнфәгатьләрендә гамәлләр стратегиясен гамәлгә ашыру максатларында, Яр Чаллы территориаль органы өлкән буын кешеләре белән очрашулар үткәрә. Тематик әңгәмәләр кулланучылар законнары мәсьәләләренә багышланган.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре күп функцияле үзәкнең Теләче районы филиалында консультация пунктында эшләде.

Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру, гражданнарга кулланучылар хокукларын дәүләт һәм иҗтимагый яклауның мөһим механизмнары турында мәгълүмат җиткерү.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы «Кайнар линия»сенә бер кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:

- Кибеттә суыткыч сатып алдым, ләкин ул бер ел да хезмәт итмәде, ватылды. Ремонт ясату турында сатучыга мөрәҗәгать иттек, алып килегез, диделәр. Гарантия ремонтын үткәрү һәм кире кайтару өчен суыткычны сервис үзәгенә кем китерергә тиеш?

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International