ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Традиция буенча, Арча шәһәрендә гаиләләр балалары белән төп чыршы мәйданчыгын ачу һәм ябу тантанасына да йөриләр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Равилә Йосыпова гаиләсе 2021 елның 15 гыйнварында чыршы шәһәрчеген ябу тантанасында катнашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

19
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 19 гыйнварында Лаеш районының Александровка авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова алкогольле продукция сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны шәхсән кабул итте.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кукмара районының Түбән Искебаш авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Теләче муниципаль районы Олы Нырсы авылында гражданнарны кабул итте. Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучылар белемен арттыру, гражданнарга кулланучылар хокукларын дәүләт һәм иҗтимагый яклауның мөһим механизмнары турында мәгълүмат җиткерү иде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 15 гыйнварында Татарстан Республиасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач шәһәр тибындагы бистәдә урнашкан «Каймак» кибетендә «Арча» ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

15
гыйнвар, 2021 ел
җомга

2021 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының Троицкий Урай авыл җирлегендә яшәүчеләрне яңа елда беренче тапкыр күчмә кабул итү үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2021 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Карадуган авылында алкогольле продукция сату, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны кабул итү, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә авыл җирлеге белгечләре өчен семинар-укулар үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла торган  «Мирас+» ҖЧҖ сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, сатучылар өчен укулар үткәрде. Уку барышында кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары аңлатылды, шулай ук товарларның аерым төрләрен сатуның яңа Кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина гражданнарны кабул итү өчен Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авыл җирлегендә булды. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Кулланучылар белемен арттыру максатыннан, 2021 елның 12 гыйнварында Әтнә районы Олы Мәнгәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә 8-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча хокукый дәрес үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International