Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан ш., Даурия ур., 38 адресы буенча урнашкан «Даурия» базары территориясендә кизү тору үткәрде.
Әлеге дежурлык Бөтендөнья сыйфат атнасына туры китерелгән, ул быел «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында уза.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Эдельвейс» гипермаркетында (Ибраһимов проспекты, 1 йорт) кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
Сатучыларның һәм халыкның хокукый белемен арттыру һәм «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү «подпрограммасы»н тормышка ашыру максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, Короленко урамы буенча урнашкан «Эдельвейс» супермаркетында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын һәм товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләрен аңлату буенча семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре Казан шәһәре, Һ. Такташ урамы, 101 йорт адресы буенча урнашкан «Азалия» портьер тукымалары салоны хезмәткәрләре өчен көнкүреш хезмәтләре күрсәткәндә һәм товарлар сатуда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салуга багышланган семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатларында бизнес вәкилләре белән даими рәвештә профилактик эш алып бара: киңәшмәләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр һ. б. рәвешендә.
Сатучыларның һәм халыкның хокукый белемен арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Лаеш шәһәрендә урнашкан «Алтын казан» сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын һәм товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре буенча белем бирү семинары үткәрде.
2020 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Лаеш районы, Совет ур., 92 адресы буенча урнашкан «Эдельвейс» гипермаркетында кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.
2020 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Тандер» АҖ кибете территориясендә семинар үткәрде.
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасын раслау турында» ТР Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 октябрендәге 764 номерлы Карарын (үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) үтәү йөзеннән, Подпрограмма-6 максатлары һәм бурычларын тормышка ашыруның көтелгән соңгы нәтиҗәсе булып кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезләре буенча дәресләрдә катнашкан республиканың белем бирү оешмалары укучылары санын арттыру һәм кулланучылар бәхәсләрен судка кадәр тәртиптә җайга салу күләмен арттыру тора.
27.10.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече ШЭ Н.К.Колочкованың «Фай Тро» кибетендә хезмәткәрләрне кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыру, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау турында Законның төп нигезләмәләрен искә төшерү максатыннан семинар үткәрде.