ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Кукмара районы Манзарас авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучылар белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән иде. Шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-укулар үткәрелде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

9
октябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 2020 елның 8 октябрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

2020 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Яңгул авылында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча чираттагы күчмә кабул итү үткәрде

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

8
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында, Кулланучылар белеме дәрәҗәсен күтәрү һәм үз хокукларын кулланучылар буларак яклау системасын гамәлгә ашыру максатларыннан, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Луч поселогында территориаль орган начальнигы вазыйфаларын башкаручы җитәкчелегендә, чаралар комплексы үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Актаныш муниципаль районына сәфәр кылды. Сәфәрнең максаты -район халкына гамәлдәге законнарны ачыкларга, кулланучылар базары өлкәсендә аларның хокукый белемен арттырырга ярдәм итү.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистайдагы "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йорты" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә лекция-әңгәмә оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International