Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Раушания Бәдретдинова һәм Дания Фәхретдинова Түбән Кама шәһәренең 33 нче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары өчен класс сәгате үткәрделәр.
Әлеге вакыйга уңаеннан Балык Бистәсе районының 1 нче гимназиясендә укучылар өчен семинар үткәрелде. Очрашуны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова үткәрде. Чара укучыларның кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хәбәрдарлыгын арттыруга, дөрес кулланучылар тәртибе күнекмәләрен һәм үз мәнфәгатьләрен яклау сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең Сәүдә үзәгендә кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен консультация өстәле оештырдылар.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина халыкка Арча районының күпфункцияле үзәге филиалында Инспекция компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча консультация үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәрендә урнашкан автозапчастьләр кибете сатучылары өчен консультация өстәле һәм «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү» темасына укыту семинары үткәрде.
15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Альбина Хафизова Кама Тамагы муниципаль районы Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы бистәдә башкарма комитет белгечләре өчен укыту чарасы үткәрде.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәрендәге Хезмәт ветераннары пансионатында ял итүчеләр белән очраштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспециясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру максатларында Татарстан Республикасы Әлки районының «Мирас» кибетендә консультация өстәле оештырды.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Совет районының «Бердәм Россия» партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә «Тормыш сөючеләр» проекты кысаларында өлкән буын кешеләре өчен түгәрәк өстәл узды.
Зәй муниципаль районының Кадыйр урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре оештырган чара узды. Эльвира Милочкина һәм район ветераннар Советы Рәисе Алексей Алексеев Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында 7 нче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч дәрес үткәрделәр.