Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында атналык планеркада 2024 ел йомгаклары буенча районда алкоголь продукциясен сату турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре Румия Сөләйманова чыгыш ясады. Докладта Татарстан Республикасында җитештерелгән алкоголь продукциясен һәм сыраны сәүдә объектларында, шул исәптән авыл торак пунктларында сату мәсьәләләре яңгырады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Илшат Бәдретдинов «Балкыш» ҖЧҖнең (Кукмара районы) сәүдә объектларында шартларның лицензия таләпләренә туры килүен бәяләде. Әлеге чара РФ субъекты башкарма хакимияте органы тарафыннан алкоголь продукциясен ваклап сатуны лицензияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү кысаларында үткәрелә.
Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева Баулы муниципаль районы башкарма комитеты белгечләренең хокукый грамоталылыгын арттыру буенча семинар-укулар үткәрде.
Чистай территориаль органына шәһәр кешесе телефон аша тиешле сыйфатта булмаган товар сатып алуга бәйле тәртипне аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Гражданин сатучыдан гаражга урнаштыру өчен электр энергиясен исәпкә алу приборын сатып алган, челтәр компаниясе хезмәткәрләренә аны урнаштыру һәм челтәргә тоташтыру өчен түләгән. Әмма беркадәр вакыттан соң исәпләү приборы эшләми башлый, һәм кулланучы аны алыштырырга була, ә бу тагын демонтаж һәм монтаж чыгымнары дигән сүз.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат районының Бурмәт авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар үткәрде.
Кулланучы хокукларын белү һәркемгә товарларның сыйфаты, аларның сәламәтлек, торак, табигать өчен куркынычсызлыгы проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирә, нормаль базар мөнәсәбәтләрен булдыруда ярдәм итә. Кулланучылар арасында агарту чаралары үткәрү мөһим һәм аларны олы тормышка чыкканчыга кадәр кичектереп торырга ярамый. Алынган белемнәр куллану кыйммәтләренең үз системасын эшләргә ярдәм итәчәк.
Мөслим муниципаль районындагы күчмә чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов сәүдә вәкилләре белән очрашты. Хуҗалык итүче күп кенә субъектлар төп эшчәнлек юнәлеше итеп азык-төлек булмаган товарлар сатуны сайлыйлар. Шуңа бәйле рәвештә, җитәкчеләр дә, сатучылар да Сәүдә кагыйдәләрен, җаваплылыкны һәм хокукны белергә тиеш.
2025 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба районының «Оникс» үзәгендә 8-11 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрде. Чараның максаты - кулланучыларга товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алганда хокукларын һәм бурычларын аңлату.
Бүлеп түләү (рассрочка) финанслауның билгеле бер товар сатып алу өчен билгеләнгән максатчан төре булып тора. Ул сатып алучыга товар бәясен өстәмә процентларсыз берничә ай дәвамында өлешләп түләргә мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Әтнә районының күпфункцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча гражданнар өчен консультация өстәле оештырдылар.