Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Яңа Чишмә авылындагы «Магнит» кибетендә сатып алучылар өчен консультация өстәле уздырды. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнар турында сөйләштеләр.
Баулы муниципаль районы Башкарма комитетында район башлыгының эшкуарлар белән еллык эшлекле очрашуы булды. Әлеге очрашуда Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 16нчы идарәсе башлыгы урынбасары, Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының төбәк вәкиле, район хезмәтләре белгечләре катнашты. Әлмәт территориаль органы белгече Кадрия Галиева да бу очрашуда сүз алды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Арча районы Сикертән мәктәбенең 6-9 сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр С. Н. Хәбибуллинаның (Саба районы) сәүдә объекты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату эшчәнлеге алып барыла торган шәхси эшмәкәр Сәитова Р.М.ның «Әл-Хәят» кибете сатучысы өчен семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан Әлки районының Базарлы Матак авылындагы «1000 мелочей» кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәренең сәүдә мәйданчыкларында кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру буенча семинарлар уздырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Гвардия урамы, 53Б адресы буенча урнашкан сәүдә рәтләре территориясендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыруга юнәлдерелгән семинарлар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Богородский авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне халык арасында массакүләм пропагандалау максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә гражданнарны кабул итә.
Чираттагы очрашу Балтач муниципаль районының күпфункцияле үзәгендә узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Гөлназ Шакирова кабул итте.