ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре үз эшчәнлекләрен Кукмара районында алып баручы азык-төлек кибетләре сатучылары М.Мөбәрәкова, Э. А. Камалова һәм Кукмара РПК өчен алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

17
гыйнвар, 2025 ел
җомга

2025 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Уркыш авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр. Алда торган кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр ителгән иде. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге җитәкчесе һәм белгече, «Татспиртпром» ААҖ вәкилләре белән берлектә Азнакай шәһәре һәм Азнакай районының хуҗалык итүче субъектлары белән күчмә чаралар үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

16
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Шәхси эшмәкәр А.Т. Хәлимов мини-пекарнясында (Арча районы)  икмәк  продукциясен презентацияләү күргәзмәсе уздырылды.

Әлеге җитештерүченең ассортиментында бик күп төрле эшләнмәмләр бар: төрле эчлекле пироглар, камыр ризыклары (өлеш, өчпочмак, самса) һәм ипи.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Түбән Кама шәһәренең 21 нче урта мәктәбендә 7 һәм 8 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате узды, аның спикеры Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре булды. Очрашу «Кулланучылар - ул без» дигән темага багышланган иде һәм мөһим әңгәмә теориядән башланды, аннан практика өлешенә күчтеләр. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан республика оешмасы (ЧГО ТРО ВОИ) Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча лекция оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

15
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-экспертлары Гүзәл Гайнуллина һәм Лилия Эргашева Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында Академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 7-8 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен укыту семинары оештырды. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хезмәткәрләрнең грамоталылыгын арттыру.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы буйсынуындагы Питрәч районына бару кысаларында хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм халыкка кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләре турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән чаралар уздырылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2025 елга гавами чаралар (фикер алышулар) үткәрү планы-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:

Чараның исеме: Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International