Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы һәм Казан шәһәренең Яңа Савин районы администрациясе хезмәткәрләре «Лента» сәүдә-күңел ачу комплексында чара үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт Алкольголь инспециясенең Әлмәт территориаль органы белгече Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге белгече һәм Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Әлмәт филиалының Лениногорск бүлеге вәкиле белән берлектә «Озын гомер» социаль ярдәм үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен финанс белеме буенча семинар үткәрделәр. Чара видеоэлемтә режимында уздырылды.
Яңа ел - күп кешеләр өчен, бигрәк тә балалар өчен иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Нәкъ менә шушы көнне без Яңа ел әкияте белән ләззәтләнә алабыз, якыннарыбызны котлыйбыз, бүләкләр бирәбез. Яңа ел кичәсенә әзерләнүнең иң кызыклы эпизодларының берсе булып костюм сайлау тора. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына кулланучы сорау белән килде:
- Бала өчен яңа ел костюмы сатып алдым, ләкин ул зурлыгы буенча туры килмәде. Бу очракта нишләргә? Яңа ел костюмын сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы урынбасары Рәфыйк Гыйззәтов «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм укучылар арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда грамоталы кулланучылар тәртибенең хокукый белемнәрен һәм практик күнекмәләрен формалаштыру кысаларында, Казан шәһәренең 9 нчы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары белән дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Мөслим районында халыкка кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча хокукый консультация оештырды. Белгеч гражданнарга түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр бирде:
Баулы шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасын театральләштерелгән тамаша белән тәмамладылар. 2024 елның 10 декабрендә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында «Бәхетле Фәрештәләр» театр студиясе куйган «Бәхетлеләр кайда яши» спектакленең премьерасы булды, анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнаша.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы кайнар линиясенә кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Балага чана сатып алдым, өйдә аның төзек булмавын күрдем, минем нинди хокукларым бар? Һәм алга таба минем гамәлләрем нинди булырга мөмкин?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы урынбасары Рәфыйк Гыйззәтов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Вьетнам» сәүдә комплексына килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен аңлату чаралары үткәрделәр. Чаралар кулланучылар грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече 2-7 сыйныф укучылары өчен «Кулланучылар хокуклары» темасына лекция үткәрде. Чара Азнакай шәһәренең үзәк китапханә системасында узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов Мөслим муниципаль районы территориясендә алкоголь, шул исәптән сыра продукциясен ваклап сату белән шөгыльләнүче сәүдә объектларын йөреп чыкты.