Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре «Яшел Үзән суднолар төзү көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары өчен куллану грамоталылыгы буенча дәрес-семинар үткәрделәр
Хәтта иң дустанә сатучы да нигездә сатып алучыда, барыннан да элек, табыш күрә.
- Сатучының яхшы мөнәсәбәте кулланучыны аптырашта калдыра аламы һәм товар яки хезмәт сатып алучы гражданның нәрсә таләп итәргә хокуклы икәнен беләме? - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зәй районындагы Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре «Шатлык» үзәгендә ял итүчеләргә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.
Кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән семинарлар үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре 2024 елның 10 аенда ведомство буйсынуындагы территорияләрдә эшчәнлек алып баручы хуҗалык субъектларына карата 250дән артык профилактик чара үткәрделәр. Нәтиҗәдә мәҗбүри таләпләрне бозу турында 219 кисәтү бирелде, 13 профилактик визит һәм 18 консультация үткәрелде.
Бер урында берничә хезмәт алырга мөмкин булганда уңайлы. Күпфункцияле үзәкләр хезмәтләрнең зур спектрын алырга ярдәм итә, бу исә вакытны сизелерлек экономияли. Фатирга милек хокукын теркәргә яки паспортны алыштырырга килдегезме, бер уңайдан кулланучылар базары өлкәсендә үз сорауларын да хәл итә аласыз. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре белән уртак консультация өстәле уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына авыл кешесе кибеттән сатып алынган товарны китерү тәртибен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Хатыны белән бергә ул көнкүреш техникасы кибетеннән кыйммәтле телевизор сатып алган. Сатучы сатып алучылар барында товарны, комплектлылыгын һәм аңа кагылышлы техник документларның булуын тикшергән. Товарның сыйфаты сатып алучыларны канәгатьләндергән һәм алар, товар өчен түләп, аны үз автомобильләренә алып киткәннәр. Әмма төрелгән хәлдә телевизор габаритлары аркасында җиңел автомобильгә сыймаган. Шул вакытта сатучы товарны күрсәтелгән адрес буенча аерым түләү исәбенә китерергә тәкъдим итә.
Арча муниципаль районында Өченче буын университеты базасында Хокукый белемнәр мәктәбе укучылары белән очрашу уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина да катнашты.
Татарстан Республикасы Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы Булат Кадыйров Әтнә муниципаль районының Яңа Шаши авыл җирлегендә яшәүчеләрне кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Саба районының Шикше урта мәктәбенең 5-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белеме нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Түбән Кама шәһәренең 31 нче урта мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча тематик дәресләр узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Россия – сыйфат билгесе булган ил» Бөтендөнья сыйфат атналыгы тематикасы буенча лекция белән килделәр.