Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында әйдәп баручы белгеч-эксперты Альбина Хафизова «Кама Таңнары»социаль ярдәм үзәгендә товарлар сатканда, эшләр башкарганда һәм хезмәтләр күрсәткәндә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар уздырды.
Соңгы дистә елларның һичшиксез казанышы булып Россия гражданнарына тулы кыйммәтле кулланучылар хокуклары биреп кенә калмыйча, аларны гамәлгә ашыру механизмын да ныгыткан закон кабул итү тора. Дәүләт тарафыннан дәүләт һәм муниципаль органнар системасы төзелде һәм җайга салынып эшли, анда һәркем үз алдына куелган бурычны үти.
Сыйфат атнасы дәвам итә. Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр белән чара оештырдылар.
2024 елда Бөтендөнья сыйфат көне ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә. Россиядә сыйфат көне үзебезнең товарларның, эшләрнең һәм хезмәтләрнең сыйфаты мәсьәләсенә игътибарны җәлеп итәргә тиеш. Традиция буенча, бу көннәрдә оешмаларда чаралар үткәрелә, гражданнарга бу өлкәдәге актуаль мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелә.
Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече Альбина Хафизова Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укулар үткәрде.
Сыйфат көне - илебез җитештерүчеләренә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе вәкилләренә сыйфат өчен рәхмәт белдереп кенә калмыйча, тормыш сыйфатының төп өлешенә - әйләнә-тирә мохит һәм экология сыйфатына, социаль өлкә һәм мөнәсәбәтләр сыйфатына, сәламәт яшәү рәвешенә, гаилә кыйммәтләренә һәм традицияләренә игътибар бирергә мөмкинлек бирә торган бәйрәм.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының Мөслим районындагы хезмәткәре Гүзәл Мифтахова Мөслим муниципаль районының Варяш-Баш авылы китапханәсе хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрде. Чара барышында норматив хокукый актлар таләпләре турында мәгълүмат җиткерелде. Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре турында фикер алыштылар.
Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасында Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре белән берлектә шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә профилактик чаралар үткәрә.
Сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгече белән берлектә Татарстан халыкларының кулинар традицияләре фестивалендә катнаштылар.
2024 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районының Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев катнашында халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр. Мондый күчмә кабул итүләрнең төп максаты - гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү һәм авыл җирлеге территориясендә өстенлек итә торган аеруча проблемалы мәсьәләләрне ачыклау.