Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе территориаль бүлегенең баш белгече Александр Зверев белән берлектә Әлмәт шәһәренең күп функцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация бирү оештырдылар.
Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренең хокукый грамоталылыгын арттыру максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль–инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гүзәл Гайнуллина кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды һәм Буа шәһәрендә шәхси эшмәкәр Ф.Ф. Гадиеваның «Ризыклы» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.
Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Центр-2» ҖЧҖ сәүдә объектында сатучылар белән аңлату чарасы үткәрде.
Сәүдә кагыйдәләре һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары нигезендә мәгълүмат бирелде.
Соңгы вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органына кулланучылардан җиһаз әзерләү срогын бозуга да, җиһазның сыйфатына да шикаятьләре ешайды. Шуңа бәйле рәвештә, «Сыйфат атналыгы» кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Яшел Үзән шәһәрендәге җиһаз кибетендә булдылар.
Бөтендөнья сыйфат көне алдыннан Түбән Кама шәһәренең Тукай исемендәге үзәкләштерелгән китапханәсе китап укырга яратучыларны җыйды. Аралашу, үз әдәби теләкләрең турында сөйләү бу көнне хатын-кызлар клубын берләштерде.
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ - Татарстанның ярты гасырлык тарихы булган азык-төлек сәнәгате лидерларының берсе. Предприятие үз бренды астында 110 дан артык продукция җитештерә. Барлык продукциянең югары сыйфатына алдынгы технологияләр һәм җитештерү процессларын катгый контрольдә тоту нәтиҗәсендә ирешелә. Сөт, әче сөт продуктлары, атланмай, сырлар – болар барысы да ЗМКда җитештерелә. Барлык продукция мәҗбүри сертификация уза, көн саен стандартка туры килү-килмәве тикшерелә.
Сыйфат атналыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә урта гомуми белем мәктәбе укучыларының куллану грамоталылыгын арттыру буенча чара үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гүзәл Гайнуллина Татарстан Республикасының күпфункцияле үзәгенең Буа филиалында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәле уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Кече Лыза авылында алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чираттагы күчмә кабул итү уздырдылар.
Узган ялларда Тәтеш шәһәренең мәдәният йорты каршындагы мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырылды, анда районның авыл хуҗалыгы оешмалары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар катнашты. Кулланучыларга эре товар җитештерүчеләрнең дә, кече крестьян-фермер хуҗалыкларының да продукциясе тәкъдим ителде. Сатып алучылар чираты парлы ит, балык, сөт продукциясе һәм яшелчәләр сату нокталарында тезелде. Агросәнәгать комплексы предприятиеләре сатуга ашлык һәм печән чыгардылар.