ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лилия Степанова кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында территориаль бүлеге вәкиле Эльвира Хәсәнова белән берлектә «Радуга «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» Дәүләт автономияле учреждениесендә сыйфат атналыгына багышланган чара үткәрделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

«Бөтендөнья сыйфат атнасы» кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларның да, хуҗалык итүче субъектларның да кулланучылар грамоталылыгын арттыру эшен дәвам итәләр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

11
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына шәһәрдәге кибетләрнең берсендә куллану вакыты чыккан сыра саткан өчен чаралар күрү турында гариза белән Түбәнкамалы мөрәҗәгать итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу челтәр кибетләренә карата бер ел эчендә икенче шикаять.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Бүген товарлар һәм хезмәтләр базары киң ассортимент белән тәкъдим ителгән, һәм сыйфатлы һәм куркынычсыз продуктка карата кулланучылар шикаятьләре килә. Шуңа бәйле рәвештә кулланучылар өчен гражданнарга һәм хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар законнары мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирүгә һәм консультация бирүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрү бик мөһим.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

8
ноябрь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре даими нигездә территориаль орган карамагындагы районнарда профилактик эш алып баралар. Белгечләр Татарстан Республикасының Тукай районына барып, анда районның дүрт торак пунктында булдылар һәм азык-төлек кибетләрендә сатып алучылар белән очраштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Баулы муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә даими режимда шәхси эшмәкәрләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру һәм аларны кызыксындырган сорауларны, мәсәлән, сатучыларның һәм кулланучыларның бурычларын һәм хокукларын, товарны алмаштыру яисә акчаларны кире кайтару буенча дәгъва белдерү срокларын һәм таләпләрен аңлату максатында чаралар үткәрәләр. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

7
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Түбән Камадагы 27 нче мәктәпнең 8 сыйныф укучылары блән очрашу уздырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач шәһәр тибындагы бистәдә урнашкан «Арча» ҖЧҖнең «Каймак» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча уку семинары уздырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хезмәт ветераннары пансионатында ял итүчеләр белән очрашу үткәрделәр. Пансионатта ай саен очрашулар һәрвакыт җанлы аралашу, дусларча атмосферада уза. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Балтач муниципаль районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда җирле җитештерүчеләр продукциясе, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе, ит һәм ит эшләнмәләре тәкъдим ителде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International