Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече Казан шәһәрендәге кибетләрнең берсендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча семинар үткәрде. Сәүдә объектында азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла.
Өлкәннәр көнен үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Алексеевск районының күп функцияле үзәгендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлату буенча чара үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче районының Олы Мишә авылында шәхси эшмәкәр Ф.Т. Хәкимова кибетендә өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашты.
Баулы шәһәренең «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Баулы районы оешма-ведомстволары вәкилләре белән түгәрәк өстәл узды.
Нурлат шәһәрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Өлкәннәр ярминкәләргә бик теләп йөриләр һәм арзан бәядән яшелчә һәм башка азык-төлек продуктлары, шулай ук җиләк-җимеш культуралары үсентеләре сатып алалар.
Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында укыту чарасы үткәрде.
Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районының «Родник» үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр белән әңгәмә үткәрде.
Безнең заманда иң күп шикаятьләрне социаль челтәрләр җыя, анда гражданнар үз фикерләрен ачык әйтә, яңалыклар белән уртаклаша, проблемаларга зарлана һәм үтенечләр белән мөрәҗәгать итә ала. Менә шундый Түбән Кама төркеме «ВКонтакте» челтәрендә бар. Күптән түгел түбәнкамалының посты астында шәһәрнең бер кибете турында бәхәсләр башланды, анда, янәсе, сыйфатсыз товар саталар, товарны алыштырырга яки акчаны кире кайтарырга сораган таләпләрдән баш тарталар, бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр китабы мөһерсез, имзасыз һәм кулланучы алырга мөмкин булмаган урында урнашкан.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Тәтеш шәһәрендә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Елена Сазонова һәм Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль-икътисадый һәм территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Мария Храменкова ярминкәдә гражданнар өчен консультация үткәрү максатларында кизү тордылар.
Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Ярминкәләрдә сайлау мөмкинлеге зур:
- яшелчә,
- ит,
- балык,