Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:
- Грумингка өйрәтү буенча күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен түләнгән акчаны миңа кире кайтарудан баш тарттылар. Миңа нишләргә?
Бу вакыйганың тарихы түбәндәгечә. Гражданка Р. күптән грумерга өйрәнергә теләгән һәм бушлай белдерүләр мәйданчыгында үзенә туры килә торган реклама тапкан.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча даими рәвештә укыту һәм аңлату чаралары үткәрә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз телефон аша химик чистартуга тапшырылган әйбернең зарарлануы белән бәйле бәхәсле хәлгә аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына авыл кешесе телефон аша сыйфатлы товар алмашу өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.
Нурлат районы кулланучылар җәмгыяте агымдагы айда 10 кулланучылар җәмгыяте исәбендә, яңа җиһазландырылган автолавка алды. Хәзер райпо тарафыннан халыкка тәкъдим ителәчәк продукция ассортименты тагын да киңрәк булачак, чөнки яңа автолавка заманча таләпләргә туры китереп җиһазландырылган. Монда суыткыч камерасы, икмәк өчен киштәләр, шкаф урнаштырылган, азык-төлекне саклау өчен аерым бүлмә булдырылган. Юынгыч, бойлер, электр, җылыту, суүткәргеч бар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына ведомство буйсынуындагы район кешесе сыйфатсыз мини-экскаватор сатып алу вәзгыятендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Ачыкланганча, ул күрше авылдан үтемле суммага яңа мини-экскаватор сатып алган. Озакка сузылмаган эштән соң экскаватор туктый һәм бүтән эшләми. Тикшерү нәтиҗәсендә сатып алучы үзмәшгуль сыйфатында теркәлгән һәм торак йортлар төзү буенча эшчәнлек алып барган физик зат белән сату-алу башкарганын ачыклаган. Моннан тыш, товар сатып алынган гражданин «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә сатучы төшенчәсенә керми, чөнки шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлмәгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инпекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгече белән бергә Татарстан Республикасы Нурлат районының Вишневая поляна авылында урнашкан «Вишневая Поляна» балаларны савыктыру лагеренда ял итүчеләр белән очрашты.
Әлмәт территориаль органы белгече Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарында территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты белән берлектә «Каенкай» сәламәтләндерү лагеренда (Азнакай районы) башлангыч мәктәп яшендәге 5, 6, 7 отряд балалары өчен укыту чарасы уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының Түбән Шашы авылында урнашкан шәхси эшмәкәр Миллизянов И.М. сәүдә объектында сәүдә кагыйдәләре буенча укыту семинары үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру максатларында, Яңа Чишмә авылының күпфункцияле үзәгендә консультация өстәле оештырды.