ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 64 нче мәктәптә Белем көненә багышланган бәйрәм тантанасында катнашты. Ул укучылар һәм уку йортының педагогик коллективы алдында чыгыш ясады, катнашучыларны яңа уку елы башлану белән котлады. Татарстан Рәисе исеменнән балаларга укуларында уңышлар, яңа ачышлар һәм якты тәэсирләр теләде, республиканың лаеклы киләчәген формалаштыруда белем бирүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Укытучыларга һөнәргә тугрылыклы булулары һәм үсеп килүче буын үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Тантаналы чара җылы атмосферада узды һәм барлык катнашучыларда якты тәэсирләр калдырды.

Тэги: Белем көне

Бүген, 1 сентябрь көнне, Нурлат гимназиясенең мәктәп ишегалдына балалар, ата-аналар һәм укытучылар җыелды.


2
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов Казан шәһәренең 64нче гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Ул укучыларны, укытучыларны һәм ата – аналарны иң матур бәйрәмнәрнең берсе - дулкынландыргыч өметләр һәм истәлекләр белән тулы Белем көне белән котлады.

Тэги: Белем көне

1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов 75 гимназия укучыларын яңа уку елы башлану белән котлады.

- Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар! Сезне Белем көне белән котлыйм! Бу көн безнең һәрберебез өчен үзенчәлекле һәм мәгънәле. Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән мәгарифнең мавыктыргыч дөньясын ачучы педагогларга рәхмәт сүзләрен белдерәм. Сезнең армый-талмый эшләвегез аркасында безнең балалар укытуда, спортта һәм сәнгатьтә уңышларга ирешәләр, олимпиадаларда, ярышларда һәм конкурсларда призлы урыннар яулыйлар. Кадерле укучылар, бүгенге дөньяда артык белем була алмый, һәр яңа осталык - үз горизонтларыңны киңәйтү, үз уңышыңны төзү мөмкинлеге бирә. Сезнең белем юлыгыз чиксез булсын, - дип чыгыш ясады Җәүдәт Әхмәтханов тантаналы линейкада.


1
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры эш визиты белән Нурлат районында булды, анда ул М.Е.Сергеев исемендәге гимназиядә үткәрелгән тантаналы линейкада катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ул укучыларны һәм укытучыларны Белем көне белән котлады, аларга яңа уңышлар һәм җиңүләр теләде. 

Татарстан Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы халыкара компетенцияләр үзәгендә – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында тантаналы линейканы ачты.

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Алексеевск районына эш визиты белән барды.


1
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Әлмәттә 26нчы Инженер лицее – яңа инновацион мәктәп ачу тантанасында катнашты. Цифрлы ведомство башлыгы укучыларны һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән шәхсән котлады һәм республиканың ИТ-паркларында бушлай уку өчен сертификатлар тапшырды.

Бүген, Белем көнендә, Казан, Иннополис, Яшел Үзән, Лаеш, Әлмәт, Түбән Кама һәм Яр Чаллы районнарыннан 500 дән артык укучы үзенең шәхси цифрлы ярдәмчесе - «Мин - мәктәп укучысы» суперсервисы белән таныша башлады. Ай дәвамында алар яңа мобиль кушымтаны тикшереп, эшләүчеләргә кире элемтә бирәчәк.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтенроссия “Белем көне” бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате. 

“Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле укытучылар!

Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International