"Йолдызлык - 2022" фестивалендә гимназиянең кызлар ансамбле 3 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Кызларны һәм җитәкчеләре Фәхертдинова Г.А. котлыйбыз!
7 нче а сыйныфы укучылары һәм ата- аналары сыйныф җитәкчесе Әмирова М.Р. белән "Тату сыйныф серләре- 2022" республика конкурсында катнашалар.
Музей хезмәткэре Венера Мөнэвир кызы Мөслим гимназиясе 7а сыйныф укучыларына "Вакыт кадере" исеме астында музей- дэрес уткэрде.
Гимназия базасында "Аҗаган" хәрби - спорт уеннары узды. Район мәктәпләре, Күбәк, Тат. Бүләр, Михайловка мәктәпләреннән 10-11 нче сыйныф укучылары катнашты. 6 команда төрле бәйгеләрдә үз- үзен сынап карады. Гимназия укучылары 1 нче урынны алды. Үз иленең патриотлары булган укучылар нинди булырга тиеш? Нәкъ шундый сыйфатлар тәрбияләү максатыннан әлеге уеннар мәктәпләрдә 1964 нче елдан үткәрелә башлый. Укучылар армия тормышына әзерләнә, үз илен, халкын яратырга, сакларга, аның өчен көрәшергә дә әзер булуын исбатлый. Ир- егетләребез көчле рухлы, сабыр, гадел, кешелекле, ярдәмчел, җитмеш төрле һөнәр остасы булсыннар. Без сезгә таянабыз, без сезне яратабыз! Җирдә сугышлар гына булмасын, һәр гаиләнең кадерле ир кешесе, улы, кызы, әнисе, әбисе, бабасы, бәхет- шатлыкта гомер кичерсен!
Мөслим гимназиясендә Психология атнасы кысасында педагог-психолог Кашапова А.Т. 4 нче,8 нче сыйныф укучылары белән берлектә "Игелекле сүзләр агачы" акциясе үткәрделәр.Укучылар төсле битләргә, игелекле сүзләрен язып,агачны бизәделәр.
Мөслим гимназиясе 3нче б сыйныфында хәрби-патриотик айлык кысасында хәрби хезмәттэ булган Сәхбетдинов Рунар Захир улы белән очрашу булды. Рунар Захирович узенең хезмэт юлын, армия сафлары турында бик кызыклы эәңгәмә корды. Узенең формасы, значоклары белән таныштырды. Укучылар үзләренең кызыксынган сорауларына җавап алдылар.
"Мөслим кызы, Мөслим егете" проекты кысаларында 3 нче а сыйныфында тәрбия сәгате үтте. Укучылар өстәл проекты өчен курчаклар, әкият геройлары ясадылар
"Мөслим кызы - Мөслим егете" проекты кысаларында , «Туган як» музее хезмәткәре Тимкин Равиль Ильдар улы, 2 нче в сыйныфы укучылары белән «Уткәннәргә карап авылымның тарихы" дигән тема астында сыйныф сәгате үткәрде. Туган ягыбыз Мөслимнең тарихы белән таныштырды. Укучылар игътибар белән тыңладылар, узләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 7 нче сыйныф укучылары өчен Ралина Мингазова "Мөслим төбәге - шагыйрьләр иле" исемле әдәби бәйге оештырды
Мөслим гимназиясенең 4 нче б сыйныфы укучылары өчен "Мөслим егете, Мөслим кызы" проекты кысаларында, сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучысы Шарипова Филүзә Фазыловна "Музыкотерапия" темасына класс сәгате үткәрде. Ул балаларга музыканың организм очен дәвалау йогынтысы турында сөйләде. Балалар классик әсәрләрнең күңел халәтенә уңай йогынты ясавы турында кызыклы мәгълүмат алдылар. Мисаллар китерү аша музыканың йогынты ясау көче турында нәтиҗә ясадылар.