ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Республика белән беррәттән Тула өлкәсе, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автоном округлары, шулай ук Липецк һәм Белгород өлкәләре, Севастополь, Сахалин һәм Ульяновск өлкәләре һәм Ненец автоном округы да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.


8
октябрь, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы булды.


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Укулар Россиянең Цифрлаштыру министрлыгы тарафыннан оештырылды һәм «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында Иннополис Университеты базасында үткәрелә.


21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре урынбасарлары, "Цифрлы трансформация" программасы буенча укыту кысаларында үз финал проектларын якладылар. Исегезгә төшерәбез, укулар Мәскәүдә Сберуниверситет мәйданчыгында узды. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә.


19
май, 2021 ел
чәршәмбе

Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы мәйданчыгында республика предприятиеләре (Татнефть, ТАНЕКО, ТАИФ, КАМАЗ һ.б.) һәм «Сколково» инновацион үзәге - ВГТ компаниясе вәкилләре белән очрашу узды. Чарада Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин катнашты.

Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы мәйданчыгында республика сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында киңәшмә узды, анда Россия ИТ-компаниясе BIMeister төзелеш өлкәсендәге үзенең санлы карарлары турында сөйләде. Очрашуны Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин алып барды.


13
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Татарстанның Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар ассоциациясенең LX утырышында катнашты, анда республиканың цифрлы трансформациясе турында сөйләде. Утырыш Саранскида узды.


23
март, 2021 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә цифрлы трансформация буенча эшче төркемнең беренче киңәшмәсе булды, анда үзәк аппарат бүлекләре җитәкчеләре һәм республика буенча ведомствоның территориаль органнары җитәкчеләре катнашты. Чара Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе урынбасары Линар Фатыйхов рәислегендә узды.

Ул хәбәр иткәнчә, стратегик үсеш кысаларында ведомствода дәүләт хезмәте күрсәтү өчен цифрлы платформа эшләнәчәк. Элек кәгазь рәвештә күрсәтелгән дәүләт хезмәте 2023 елга электрон форматка күчереләчәк.  

Шулай итеп, Татарстан Республикасы төзүчеләре проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсен Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша ала алачак. Шулай ук, онлайн режимында заявка калдырып, күпфункцияле үзкләрдә төзелешнең башлануы һәм тәмамлануы турында хәбәр бирү, ярашлылык турында бәяләмә бирү өчен гариза тапшыру мөмкинлеге дә булачак.

Яңа форматны гамәлгә кертү документлар тапшыру вакытын шактый киметеп, әлеге авыр процессны гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу контрольлек итүче органның эчке документ әйләнешен оптимальләштерергә, һәр төзүче оешма өчен гаризаларны һәм хәбәрләрне электрон рәвештә карау процедурасын оештырырга ярдәм итәчәк.

ТР ДТК инспекциясе җитәкчесе урынбасары Линар Фатыйхов искәртеп узганча, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездәү үстерү министрлыгы тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасының цифрлы трансформация концепциясенә таяна. Чаралар планы буенча, төзелеш тармагын цифрлы трансформацияләү цифрлы икътисадны формалаштыруның төп юнәлешләреннән берсе булып тора.

Объектларны төзи башлауга бәйле документларны рәсмиләштерү – катлаулы процесс, төзүче оешмада проект документларын электрон рәвештә чыгартып алуның техник мөмкинлеге булмаган очракта, Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша документларны кәгазьдә дә тапшыру мөмкинлеге кала.


1
март, 2021 ел
дүшәмбе

Цифрлы трансформация программалары буенча кабул итүгә гаризалар кабул ителә башлады. Укуларны «Санлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты нигезендә РАНХиГС ВШГУ цифрлы трансформация җитәкчеләрен әзерләү үзәге үткәрәчәк.


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Узган ел ахырында цифрлы ведомство экспертлары югары технологияләр өлкәсендәге  «ИТ-парк» технопаркы һәм Strategy Partners компаниясе белгечләре белән бергә республика компанияләренең цифрлы трансформациягә әзерлеге индексын тикшерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International