Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе һәм ПК хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән контрольлек чаралары барышында районның авыл кибетләренең берсендә тиешле документлардан башка төрле җитештерүчеләрнең шактый киң ассортиментта сыра сату факты ачыкланды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең 2021 елның 30 сентябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиясе утырышы карарын үтәү йөзеннән уртак эш оештырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тикшерү чаралары барышында Түбән Кама сәүдә объектларының берсендә спиртлы сыеклык сату фактын ачыклады. Белгечләр 6 «фанфурик»ны тартып алганнар. Сатучы законсыз рәвештә илле сумга флакончиклар саткан һәм шәхси эшмәкәрне яклраг тырышкан, имеш, бу аның шәхси эше һәм бу сыеклык белән сату итү үзенең инициативасы гына булуын расларга тырышкан. Соңрак кына хуҗабикәнең йөкләмәсен үтәвен таный. Шулай ук контроль чара вакытында белгечләр БДАМС кулланмыйча һәм товар озату документларыннан башка гына сатуда булган ун сыра банкасын да ачыклаган.
Татарстан Республикасының «Халык контроле» Дәүләт мәгълүмат системасына Яр Чаллы шәһәренең бер сәүдә объектында озату документларыннан башка гына сыра сату турында гариза килде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегеннән, Әлмәт шәһәрендә урнашкан фирма кибетендә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәбен бозу фактына юл куйган шәхси эшмәкәр Т.га карата материал алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2021 елның 12 июлендә, ТР, Яр Чаллы шәһәре, 53/27В йорт адресы буенча урнашкан «Ашамлыклар» кибетендә контроль чаралары үткәрү барышында алкогольле продукцияне сату вакытын закон нигезендә чикләү чорында сыраны ваклап сату факты ачыкланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегеннән материал алынды. Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре Азнакай урамнарының берсендә Бөгелмә шәһәренең шәхси эшмәкәре булган «Хендай» маркалы автомобильне туктатты һәм тикшерде. Багажникта федераль махсус маркалар белән маркировкаланмаган һәм пластик шешәләргә тутырылган ундүрт берәмлек алкогольле продукция ачыкланган. Шешәләр 0,5 литрдан 1,5 литрга кадәр, гомуми литры 11,63 литрга кадәр төрле савытлар булган.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, гражданинның «Халык контроле» системасы аша мөрәҗәгате буенча, контроль чаралар барышында, Түбән Кама сәүдә нокталарының берсендә кабат спиртлы сыеклык сату фактын ачыклады. Сатучы башка «1000 вак-төяк» арасында фанфуриклар сата.
Җылы һава торышы башлану белән төнге сәгатьләрдә алкогольле продукция сату турында шикаятьләр саны артты. «Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр турында» 2015 елның 6 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән 22.00 сәгатьтән иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне сатуны тыю турындагы нормалар эшмәкәрләр тарафыннан даими рәвештә бозыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәрендәге кибетләр челтәренең берсендә алкогольле продукцияне ваклап сату закон нигезендә тыелган вакытта, ягъни иртәнге 10га кадәр, сыра сату факты ачыклады.