"Аҗаган-2021"
Мөслим гимназиясендә "Мин миллэтемнен килэчэге, горурлыгы" муниципаль конкурсы узды. Кечкенә конкурсантлар җыр, нәфис сүз, биюдә үз талантларын күрсәттеләр. Жюри балаларның яхшы әзерлеген билгеләп үтте, бар катнашучыларга да призлар тапшырылды.
Мөслим гимназиясендә тарих һәм җәмгыять укытучылары район семинары узды. Укытучылар ачык дәресләр карадылар, веб-квестта катнаштылар.
Татарстан Республикасы беренчелегенә билбау көрәшендә 2004-2005 елгы егетләр-кызлар арасында Гимназиябезнең 9б сыйныфы укучылары Солтанов Самат - 2 урынга, Бадертдинов Дамир- 3 нче урынга лаек булдылар.
Мөслим гимназиясендә Точка роста федераль проекты кысаларында Шахмат почмагы оештырылды. Анда балалар бер берсенә каршы гына түгел, компьютер белән дә көч сыный алалар.
Мөслим гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучылары семинары узды. Укытучыларга мастер-класслар, ачык дәресләр күрсәтелде
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Мөслим гимназиясендә сыйныф сәгатьләре утте. Балалар сугышчылар турында хикәяләр укыдылар, кино карадылар.
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты.
Рус әдәбияты буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы призеры
8 нче сыйныф укучысы Кл Идиятуллина С. - рус телле татар мәктәпләре өчен туган (татар) тел буенча республика олимпиадасы призеры. Укытучы-Тимергалиева Э.В.