Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 7 нче сыйныф укучылары өчен Ралина Мингазова "Мөслим төбәге - шагыйрьләр иле" исемле әдәби бәйге оештырды
Мөслим гимназиясенең 4 нче б сыйныфы укучылары өчен "Мөслим егете, Мөслим кызы" проекты кысаларында, сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучысы Шарипова Филүзә Фазыловна "Музыкотерапия" темасына класс сәгате үткәрде. Ул балаларга музыканың организм очен дәвалау йогынтысы турында сөйләде. Балалар классик әсәрләрнең күңел халәтенә уңай йогынты ясавы турында кызыклы мәгълүмат алдылар. Мисаллар китерү аша музыканың йогынты ясау көче турында нәтиҗә ясадылар.
Укучылар олимпиадасының Бөтенроссия региональ этабында призер булган Мөслим гимназиясе 8 нче а сыйныфы укучысы Ханнанова Адилә, 9 нчы б сыйныфы укучысы Бариева Илина, 8 нче а сыйныфы укучысы Галиева Сөмбел, региональ этапта җиңүче булган 11 нче б сыйныфы укучысы Зиязова Диләрә һәм аларның җитәкчесе Бариева Ләйсән Фәһәметдин кызын зур җиңүләре белән котлыйбыз! Афәрин, булдырдыгыз!💪👍❤️❤️❤️
Мөслим гимназиясе 8 нче а сыйныфы укучысы Сайфуллин Рушанны, 7 нче а сыйныфы укучысы Хатипова Ралинаны, җитәкчеләре Динар Данирович, Дамир Гайнетдиновичны уңышлары - Республикакүләм физкультура буенча олимпиадада призлы урыннары белән котлыйбыз! Афәрин, булдыргансыз!
Мөслим гимназиясендә Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 2 нче а сыйныфында ""Татарча беләсеңме?" интеллектуаль уены үтте. Укучылар төрле кызыклы биремнәр эшләделәр
Мөслим гимназиясендә Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 7нче а сыйныфы укучыларыннан торган 3 команда "ТАТАРСТАН ТАРИХЫ ҺӘМ ТУГАН ТЕЛ" темасына интерактив уенда катнаштылар.
Мөслим гимназиясе 2в сыйныфында "Әхлакның алтын кагыйдәләре" әхлак дәресе үтте. Укучылар җәмгыятьтә үзеңне ничек тотырга, өлкәннәр белән ничек сөйләшергә икәнен сөйләштеләр.
Мөслим гимназиясе 5 нче сыйныфлар арасында "Тамчы шоу" интеллектуаль уены үтте. Укучылар татар теле, әдәбият, әйләнә- тирә, күренекле шәхесләр турында күп сорауларга җавап эзләделәр. Үзләре өчен күп яңалыклар ачтылар.
Мөслим гимназиясе 5-6 нчы сыйныф укучылары "Посланники ЦУР" республика программасы буенча үткәрелгән "Дөньяда иң әһәмиятле дәрес" дигән чарада катнаштылар. Җәяү ерак юлны үтеп мәктәпкә бару, ачлык, су җитмәү, планетабызны пластиктан арындыру кебек проблемаларны күтәргән чара укучыларыбызны уйланырга мәҗбүр иткәндер. Әлеге программа буенча конкурста катнашу, үзеңнең проектыңны тәкъдим итү мөмкинлеге дә бар.
Укучылар арасында җинаятьләрне һәм күзәтүсезлекне кисәтү айлыгы кысаларында “Үзәк китапханә”нең библиографы Солтанова Алсу Мәкъсүт кызы Мөслим гимназиясенең 7нче А сыйныфы укучылары өчен “Хокукый турнир” үткәрде. Уен укучыларның хокук буенча белемнәрен арттыру, бер-берләренә, шул ук вакытта законга хөрмәт формалаштыру, әхлак сыйфатлары тәрбияләү максатыннан оештырылды. “Хокукый турнир” 4 турдан торды, укучылар хокук тәртибен бозу , законнар турында сорауларга җавап бирделәр, сандыкка салынган предметлар буенча үзләренең хокукларын әйттеләр, тәкъдим ителгән күренешләр буенча сорауларга җавап эзләделәр.