ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Мөслим гимназиясе 9 нчы б сыйныфы укучысы Ахунова Рәзиләне һәм җитәкчесе Зөлфирә Мухаровнаны Республикаүләм "Путь к олимпу" олипиадасында призлы урын яулавы белән котлыйбыз. Сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!


5
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Эшлибез дә, ял да итәбез. Күңелле каникуллар! Мөслим гмназиясе укучылары көн саен мәктәп яны катогында уйныйлар да, җыештыралар да.

Тэги: Мөслим гимназиясе

Мөслим гимназиясе 2 нче сыйныф укучылары район мәдәният йортында "Ләбиб Леронның "Аңгыра сарык җүләре" әкиятен карадылар

Тэги: Мөслим гимназиясе

22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

"Татар халык ашлары" проекты кысаларында өчпочмак пешерү серләренә өйрәтер өчен КФУ Алабуга бүлеге укытучылары һәм студентлары Мөслим гимназиясенә килде. Алар гимназиянең 10-11 нче сыйныф укучылары белән бергә өчпочмак пешерү серләренә төшенделәр. Аннан укучылар студентлар үткәргән квестта һәм "Йөзек салыш" уенында катнаштылар. Татар халкының телен, йолаларын, мәдәниятен, милли традицияләрен өйрәнүгә һәм саклауга корылган әлеге чара кунаклар һәм укучылар күңеленә хуш килде. Соңыннан пешеп чыккан кайнар өчпочмаклар белән барысы да чәй эчтеләр.

Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында Мөслим гимназиясе 9-11 нче сыйныф укучылары Мәскәү шәһәреннән килгән "Теләктәшлек үзәге" генераль директоры Яхин Рафаэль Абужахман улы белән очрашты.

Мөслим гимназиясе 5-6 нчы сыйныф укучылары остаханәләрендә яңа ел бүләкләре әзерлиләр


15
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Мөслим гимназиясендә "Метапредмет нәтиҗәлелекне бәяләү технологияләре: белемнәрне комплекслы тикшерү чаралары, мониторингның автомат формалары” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик семинары үтте. Укытучылар ачык дәресләр карадылар, педагогик коучингта катнаштылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар

Тэги: Мөслим гимназиясе

Мөслим гимназиясе территориясендә шугалак ачылды. Теләүчеләрне һәрвакыт көтеп калабыз.

Тэги: Мөслим гимназиясе

6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

"Мөслим кызы, Мөслим егете" проекты кысаларында 8 нче сыйныфлар өчен "Татар халкының милли йолалары" исемле сыйныф сәгате үтте.

Мөслим гимназиясе 3 нче б сыйныфында "Көчле рухлылар" темасына әдәби сәгать үтте. Балалар язучы Фәнис Яруллинның тормыш юлы, Алексей Маресьев, Рөстәм Нәбиев турында язылган китаплар белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International