ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

"Юлда күренеп йөр" акциясе кысаларында Сарман һәм Мөслим районнары буенча юл хәрәкәте иминлеге начальнигы Ситдикова Алсу Разиновна белән Мөслим гимназиясе башлангыч сыйныф укучылары очрашты. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искәртте, юлга чыгарга ярамаган очракларны кисәтте. Балаларгы яктылык кайтаргыч знаклар, юл йөрү кагыйдәләренә искәрмәләр таратты


3
декабрь, 2021 ел
җомга

Мөслим гимназиясе 3-4 нче сыйныф укучылары инвалидлар декадасына багышланган ярминкә оештырдылар

Салкын кышларга кереп барганда, илебездэ бик матур бер бәйрәм - әниләр көне билгеләп үтелә. Яшәү бүләк иткән, нарасые өчен бер керфек тә какмыйча төннәрен уздырган, җил -яңгыр тидерми үстергән газиз әниләребезгә без гомер буе бурычлыбыз. Бүген йөрәк түрләреннән чыккан иң изге телэкләребезне әниләргә юллыйбыз.
Мөслим гимназиясенең 1 нче а сыйныфы укучылары бу уңайдан әниләренә бәйрәм бүләге ясадылар, шигырь, җыр өйрәнделәр.


29
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, "Мөслим кызы, Мөслим егете" проекты кысаларында волонтер укучыларыбыз "Каз өмәсе" фестивале нә килгән кунакларны тәбикмәк һәм коймак пешереп каршы алдылар.

 

"Җан җылысы белән эшләнгән кул эшләре иң кадерле кешеләребезнең - әниләребезнең күңелләренә хуш килсен иде" - шулай дип яза Мөслим гимназиясе 6б сыйныф кызлары.

Тэги: Мөслим гимназиясе

23
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татар теле һәм халыклар бердәмлеге елы, "Татар кызы, татар егете" муниципаль проекты, башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында "Мөслимем-бәллүр бишегем" темасы астында викторина үтте. Укучылар Туган як тарихына, урнашу урынына, күренекле шәхесләр темасына караган сорауларга җавап бирделәр. Аларга эзләнү эше бик ошады.

 

КЭС- баскетбол буенча гимназиянең егетләр командасы муниципаль этапта беренче урын алды. Егетләрне котлыйбыз, уңышлар телибез!


22
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Мөслим гимназиясендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 1 нче сыйныфлар арасында "Татар халкынын милли киемнәрен бизәү" бәйгесе үткәрелде


20
ноябрь, 2021 ел
шимбә

22 нче ноябрь - Бөтендөнья сүлекләр һәм энциклопедияләр көне, шулай ук туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан гимназиядә офлайн форматта күргәзмә оештырылды. 1801 елда нәкъ шушы көнне күре¬некле тел галиме В. И. Даль дөньяга килә. Аның “Толковый словарь живого великорусского языка” дип аталган хезмәте әлеге көндә дә урыс телен өйрәнүчеләр өчен кыйммәтле чыганак ролен үти. Сүзлекләрнең әһәмияте бәяләп бетергесез. 


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, "Мөслим кызы. Мөслим егете" муниципаль проект, башлангычлар атналыгы кысаларында Мослим гимназиясендә "Шигъри тәлгәшләр" фестивале үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International