ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан гимназиянең 11 нче Б сыйныфы укучысы Гыйлфанова Зөлфия (укытучысы - Мирзаянов А.Ф.) "Без-Мөслим балалары"дип исемләнгән иҗади проектын 8, 9 нчы сыйныф укучылары белән тормышка ашырды. Бу проект кысаларында Мөслим төбәгенең тарихы һәм бүгенгесе , күренекле шәхесләре, аларның хезмәтләре, Мөслимлеләр кагыйдәләре турында белү мөһим иде. Укучылар һәр өлкәдә дә белемле, мәгълүматлы булуларын күрсәттеләр.


13
ноябрь, 2021 ел
шимбә

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Мөслим кызы, Мөслим егете проекты кысаларында Мөслим гимназиясе 2 нче а сыйныфы укучылары каникулда укыган әдәби китаплары белән уртаклаштылар.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, "Мөслим егете һәм Мөслим кызы" проекты кысаларында,1 нче а сыйныфы укучылары "Китаплар яшәгән йорт" исеме астында үткәрелгән китапханә дәресендә булдылар.Гөлшат Марс кызы балаларны китапханәнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.й

Дөрес һөнәр сайлауга юнәлеш бирүне оештыру кысаларында Яр- Чаллы "Мастер- профи" мәшгульлек үзәге белгече 9нчы - 11 нче сыйныф укучылары өчен һөнәр сайлау юнәлеше буенча тест үткәрде. Укучылар тест нәтиҗәләре буенча нинди белгечлек сайларга кирәклеген беләчәкләр. Бу аларга киләчәктә дөрес һөнәр сайларга ярдәм итәчәк


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Мөслим гимназиясендә куркынычсызлык атналыгы кысаларында, педагог-китапханәче Солтанова Г.М. 5а,5б,5в сыйныфы укучыларына "Яшь юл йөрүче көндәлекләре" таратты һәм аларны тутыру тәртибе белән таныштырды.


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

 

Казанда Timerman спорт организациясе үткәргән милли марафонда timerkids 3-10 яшьлек балалар арасында узган йөгерештә гимназиянең 3 нче а сыйныфы укучысы Корбиева Камилә уңышлы чыгыш ясады.

Мөслим кызы- Мөслим егете проекты, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 5нче а, 5 нче б сыйныфы укучылары өчен педагог-китапханәче Солтанова Г.М. "Татар халкының гореф-гадәтләре" дигән темага сыйныф сәгате уздырды. Укучылар татар халкының милли бәйрәмнәре, матур гореф-гадәтләре белән таныштылар, актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Мөслим кызы, Мөслим егете проекты кысаларында Мөслим гимназиясе 2нче а сыйныфында Мөҗәһит Әхмәтҗановка багышланган сыйныф сәгате үтте. Балалар аның иҗаты белән таныштылар, табышмаклар әйтештеләр, икенче яртыеллыкка вакытлы матбугатка язылырга реклама ясадылар.


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

 

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Мөслим гимназиясе 7 нче в сыйныфы укучылары Татарстан Республикасынын 100 еллыгы унаеннан оештырылган кучмэ кургэзмэ белән танышты. Күргәзмә турында музей хезмәткәре Нәзилә Наил кызы сөйләде. Укучылар бай мәгълүмат белән таныштылар.

Бөтенроссия "Уңыш көне" акциясенә Мөслим гимназиясе 5 нче сыйныфлар кушыла. Мой лучший рецепт. " Ялкау пицца". Помидор, ветчинаны вак итеп турыйсың, сырны терка аша чыгарып барлык ингредиентларны бергэ бутыйсың. Табага пергамент кәгазе җәеп, кәгазь өстенә чак кына майонез ягылган батоннарны тезәбез. Туралган ингредиентларны батон өстенә салып 180 градуслы духовкада 15 минут тотабыз. Ашларыгыз тәмле булсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International