Мөслим гимназиясе 9 нчы а сыйныфы укучылары беренче укытучылары Маргарита Александровнаны котларга өенә бардылар. Укучылар үзләре язган сочинениеләрен укыдылар, истәлеккә биреп калдырдылар
Профориентация һәс прокуратураның 300 еллыгы кысаларында районыбызның 11 сыйныф укучылары Мөслим район прокуратурасында кунакта булып кайттылар.
Мөслим гимназиясе укучылары яшь натуралистларның республика форумында катнаштылар. Гимназия укучыларыннан торган "Экодоблесть" командасы Татарстан Республикасындагы иң яхшы отрядлар арасында 2нче урынга лаек булды. Отряд 2нче дәрәҗә диплом һәм вай- фай метеостанция белән бүләкләнде
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан гимназия китапханәсендә татар телендә нәшер ителүче газета-журналлар күргәзмәсе эшли. Укучылар, гимназиядә эшләүче һәркем, әти-әниләр бу күргәзмә белән таныша ала.
Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Газета - журналлар укучыларга тирә-юньдәге хәлләр турында оператив мәгълүмат алып баралар, кызыклы вакыйгаларны, фактларны, мәгълүматларны яктырталар, безне кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Мөслим гимназиясенең 5 нче сыйныф укучылары Татарстан варислары берлегенә кабул ителде. Алар Мөслим кагыйдәләрен сөйләп күрсәттеләр. Киләчәктә Мөслимебезнең лаеклы уллары, кызлары булыр өчен сүз бирделәр. Гимназия үзидарәсе укучылары аларга уңышлар теләде.
"Яшел Мөслим" проекты кысаларында Мөслим гимназиясе укучылары гимназия янында агачлар утырттылар.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 11 нче Б сыйныфы укучысы, "Ел укучысы-2021" титул иясе Гыйльфанова Зөлфиянең фотосы районыбызның Дан тактасына урнаштырылды, Истәлек таныклыгы тапшырылды.
Мөслим гимназиясе мәктәп яны лагерендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган кабатлау дәресе һәм викторина уздырылды.
Мөслим гимназиясе, кулланышта булган батарейкалар җыю буенча республика акциясендә җиңүче! Әлеге акция кысаларында беренче этапта 331 кг., икенче этапта 260 кг. батарейка җыелды. Актив катнашкан, күп көч куйган, коллективка,укучылар үзидарәсенә,укучыларыбызга,әти-әниләргә бик зур рәхмәт!!!
Алга таба да укучыларыбызны төрле акцияләрдә актив рәвештә катнашырга чакырып калабыз!
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, мәктәп яны лагерена йөрүче балалар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган проект эшләрен тәкъдим иттеләр.