ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Мәслим гимназиясе мәктәп яны лагерена йөрүче балалар "Аргамак" ат-спорт комплексына экскурсиягә барып, татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга чабышка чыгасы атлар белән танышып кайттылар.
 

Мөслим гимназиясе мәктәп яны лагерына йорүче балалар ягыннан саклау бүлегендә экскурсиядә булып кайттылар. Янгын сүндерүчеләр балаларга үзләренең авыр һәм җаваплы хезмәте, янгын чыккан очракта нишләргә кирәклеге турында бик аңлаешлы итеп сөйләделәр.


2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

"Балаларны яклау көне" уңаеннан, юл йөрү кагыйдәләрнә багышланган районкүләм асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырылды. Бу конкурста 5б сыйныфы укучысы Салихзянова Камилә 2 урын яулап, портатив колонка белән бүләкләнде. Башка актив катнашкан барлык укучыларга да истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

 

Мөслим гимназиясе башлангыч сыйныфы укучылары "Олимпиада- уңышка ачкыч" исеме астында уздырылучы олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Унышлар сезгә, укучылар!


20
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Мөслим гимназиясе мәктәп яны лагеры балалар җыя. Кирәкле документлар: СНИЛС, сәламәтлек турында справка, туу таныклыгы һәм ата-анасының паспорт копиясе, баланы кертү турында гариза.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (85556) 2-36-05


4
апрель, 2021 ел
якшәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Мөслим гимназиясе 6Б сыйныфында балалар шагыйрьләре Роберт Миңнуллин һәм Мөҗәһит Әхмәтҗанов иҗатына багышланган реклама - дәрес узды. Укучылар әлеге язучыларның иҗатын һәм шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 2б сыйныфында «Татар халкының милли киемнәре» дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укучылар татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберлэре белән таныштылар, серле сандыктан биремнәр үтәделәр.

Мөслим гимназиясе 11а сыйныф укучылары экология айлыгы кысаларында биология дәресләрендә "Планетаның экологик проблемалары" темасына рефератлар яклыйлар.


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бөтенроссия "Цифра дәресе" проекты кысаларында Мөслим гимназиясендә "Пилотсыз траспорт" темасына дәресләр узды. Укучылар шоферсыз йори торган машиналарның тозелешен өйрәнделәр, аларга виртуаль программалар төзеп карадылар.

 25 март көнне, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, халык язучысы, драматург, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме астында әдәби-музыкаль кичә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International