10а сыйныфы укучысы, Мөслим гимназиясенең укучылар үзидарәсе президенты Хафизова Эльвина Республика күләм уздырылучы "Искиткеч әйдәман" (Замечательный вожатый) конкурсының финалында бик матур чыгыш ясады.
Мөслим гимназиясе 5б сыйныф укучылары күңелле ялларны дәвам итеп, "Дуслар клаб" кинотеатрында кино карап кайттылар.
Мөслим гимназиясе 8а сыйныфы укучылары "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнаша.
Каникул вакытында Мөслим гимназиясе 8а сыйныфы укучылары "Батырлар йорты"нда экскурсиядә булып кайттылар.
Туган теллэр хэм халыклар бердэмлеге елы кысаларында, куренекле балалар шагыйре Роберт Миннуллин ижатына багышланган шигырь фестивале узды. Дистәдән артык шигырь китаплары авторы, иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Фестивальда 1-4 сыйныф укучылары сэнгатьле итеп шагыйрьнен шигырьлэрен сойлэделэр, жырларын жырладылар
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысасында, 2014 нче елның 18 мартында Кырымның Россиягә кушылу көне уңаеннан 6а, 6б,6в сыйныф укучыларына тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Римма Равиловна “Кырым Республикасы көне” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде.
Мөслим гимназиясендә Табигый-фәнни дәресләр атналыгы нәтиҗәләре билгеләнде. Иң актив укучыларга грамоталар тапшырылды.
Мөслим гимназиясендә Математика атналыгы кысаларында Солтанова Л.Р. 5 сыйныфлар өчен "Своя игра" интеллектуаль викторина үткәрде
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевка 80 яшь тулу уңаеннан гимназиядә «Милләтебез горурлыгы» дигән китап күргәзмәсе эшли.
"Кызыл, сары, яшел..." дип аталган Муниципаль агитбригадалар конкурсында Мөслим гимназиясе 3а сыйныфы классы командасы 1 урын яулады. Класс җитәкчесе: Ермолаева Э.С.