ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Мөслим гимназиясе 2 нче сыйныф укучылары район мәдәният йортында "Ләбиб Леронның "Аңгыра сарык җүләре" әкиятен карадылар

Тэги: Мөслим гимназиясе

15
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Мөслим гимназиясендә "Метапредмет нәтиҗәлелекне бәяләү технологияләре: белемнәрне комплекслы тикшерү чаралары, мониторингның автомат формалары” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик семинары үтте. Укытучылар ачык дәресләр карадылар, педагогик коучингта катнаштылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар

Тэги: Мөслим гимназиясе

Мөслим гимназиясе территориясендә шугалак ачылды. Теләүчеләрне һәрвакыт көтеп калабыз.

Тэги: Мөслим гимназиясе

29
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

 

"Җан җылысы белән эшләнгән кул эшләре иң кадерле кешеләребезнең - әниләребезнең күңелләренә хуш килсен иде" - шулай дип яза Мөслим гимназиясе 6б сыйныф кызлары.

Тэги: Мөслим гимназиясе

25
май, 2021 ел
сишәмбе

Мөслим гимназиясе бинасында Мөслим авылы мәктәпләренең 10 сыйныф укучылары өчен 5 көнлек сборлар башланып китте.

Тэги: Мөслим гимназиясе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 1а сыйныфында "Әкиятләр илендә" дигән исем астында интеллектуаль викторина үтте. Укучылар төрле халык әкиятләрен сөйләделәр, сүзсез мимикалар һәм хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәттеләр, аларга кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Викторина азагында укучылар асфальтка акбур ярдәмендә үзләренең иң яраткан әкиятләреннә иллюстрацияләр ясадылар.

Тэги: Мөслим гимназиясе

2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Гимназиядә буккроссинг

Тэги: Мөслим гимназиясе

29
гыйнвар, 2021 ел
җомга

"Мөслим гимназиясе" МБББУда 1в сыйныф укучылары информатика укытучысы Шәрифуллин Айрат Рәшит улы белән робот техникасын үзләштергәннәр, шулай ук виртуаль чынбарлык шлемын татып караганнар.

Тэги: Мөслим гимназиясе

Бүген Мөслим гимназиясе 8 а сыйныфында "Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы" кысаларында интеллектуаль уен узды. Оештыручылар- ата-аналар комитеты Насифуллина Рузиля һәм Петрова Лилиягә зур рәхмәт.

Тэги: Мөслим гимназиясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International