ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

14 октябрьдә Татарстан цифрлы телевидениегә күчте. Республикада 1,3 миллионнан артык йорт хуҗалыгы 20 каналны цифрлы сыйфатта бушлай карау мөмкинлеге алды. «Санга» күчү татарстанлыларга телетапшыруларны югары сыйфатта бушлай карарга мөмкинлек бирде.

Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин һәм ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин республиканың иң борынгы почта элемтәсе бүлегендә булдылар.

14 октябрьдә Казанда спутник элемтәсенең резерв җир өсте станциясен эшләтеп җибәрделәр. Аны эшләтеп җибәрү Татарстанның цифрлы телевидениегә күчүе кысаларында узды.

Дүшәмбе, 14 октябрьдә, Татарстан аналогтан цифрлы телевидениегә күчте. Республикада 1,3 миллионнан артык йорт хуҗалыгы 20 каналны цифрлы сыйфатта бушлай карау мөмкинлеге алды.

Татарстан Республикасында федераль каналларның аналогик трансляциясе туктатылды.


13
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

Дүшәмбе, 14 октябрьдә, Татарстан цифрлы телевидениегә күчәчәк. Республикада 1,3 миллионнан артык йорт хуҗалыгы 20 каналны цифрлы сыйфатта бушлай карау мөмкинлеге алачак. Аналог телевидениесеннән цифрлы телевидениегә күчү тантанасы Казанда, шушы көннәрдә 60 еллыгын билгеләп үткән телевизорда узачак. Чарада Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин һәм РТРСНЫҢ Татарстандагы филиалы җитәкчесе Владимир Якимов катнашачак.


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Аналог эфирлы телетапшыруны өзәргә бераз вакыт калды! Татарстанда бу 14 октябрьдә булачак. Телетапшыруларны инде хәзер үк югары сыйфатта карар өчен, барыгызны да алдан ук цифрлы җиһазлар сатып алырга чакырабыз!

Сезнең телевизор экранындагы «А» хәрефе - федераль канал логотибы белән янәшә - сезнең бүгенге көнгә кадәр аналог телевидениесен каравыгызны һәм сезгә телевизорны цифрлы сигнал кабул итүгә әзерләргә кирәк, дип белдерә.

  • Заманча телевизорлар өчен бары тик антенна гына кирәк.
  • Иске телевизорлар өчен өстәмә рәвештә цифрлы приставка кирәк – алар теләсә кайсы кибетнең электроника яки почта бүлегендә сатыла һәм 900 сумнан башлана.

Җиһазларны урнаштыру буенча сорауларны 8-800-222-87-16 кайнар линия номеры буенча бирергә мөмкин. Әгәр консультация ярдәм итми икән - кайнар линия номеры буенча волонтерны чакыртырга мөмкин, ул сезгә цифрлы ТВны бушлай тоташтырып бирәчәк.


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк.


28
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Казанда илнең "Сан"га күчүенең финал этабына багышланган үзәк вакыйга булды. Киң колачлы флешмобта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин һәм 3 меңгә якын ирекле ярдәмче катнашты. Якты беләзекләр ярдәмендә алар Россиядә цифрлы эфир телевидениесе символы булган иң зур «цифрлы» күбәләкне тәшкил иттеләр.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

28 сентябрь көнне 18:30 сәгатьтә Казанда цифрлы бәйрәм узачак, ул Россиянең цифрлы эфир телевидениесенә соңгы күчүенә багышланган үзәк чара булачак. Татарстан Республикасында һәм илнең тагын 20 төбәгендә федераль телеканалларны 14 октябрьдә сүндерәчәкләр, бу масштаблы проектның финал ноктасы булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International