Без кире исәп-хисапны башлап җибәрәбез – аналог эфир телетапшыруын өзәргә нәкъ 20 көн калды! Татарстанда бу 14 октябрьдә булачак. Цифрлы телевидениегә тоташу һәм телетапшыруларны хәзер үк югары сыйфатта карау өчен, барысын да алдан ук җиһазлар сатып алырга чакырабыз!
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге объектларында планлы ремонт эшләре үткәрелүе турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге объектларында планлы ремонт эшләре үткәрелүе турында хәбәр итә.
ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 14 октябрьдә булачак цифрлы телевидениегә күчүгә әзерлек темасына татарстанлылардан сораштыру дәвам итә. Сораштырулар башланганнан бирле 11 ай эчендә 166 мең кеше узган. Монда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр аеруча активлык күрсәткән.
Көн саен республиканың 600гә якын кешесе цифрлы эфир тапшыруларына күчә, әмма аналог телевидениесен 118 мең кеше карый. Министрлыкның бурычы - цифрлы җиһазларны тоташтыру ысуллары турында барлык гражданнарга да җиткерү, алар инде бүген үк 20 телевизион каналны югары цифрлы сыйфатта карый алсын өчен. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
22 июльдә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры республиканың Алексеевск муниципаль районында эшлекле сәфәр кылды. Ул приставкалар гамәлгә ашырыла торган сәүдә нокталарында булды, шулай ук район халкына цифрлы җиһазларны тоташтыруда булышучы волонтерларның эшен тикшерде.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы "Татарстан Республикасы РСПҮ" РТРС филиаллары объектларында планлы ремонт эшләре турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасында антенна сигнал кабул иткән аналог телетапшыруын сүндерүгә кадәр нәкъ 100 көн калды. Цифрлы телевидениегә тоташу өчен кирәкле җиһазларны сатып алырга өлгерегез!
Татарстанның 1,5 мең ирекле кеше махсус курслар узды, анда цифрлы телевизион сигнал кабул итү өчен кулланучылар җиһазларын дөрес итеп төзергә өйрәнделәр. Алар алган белемнәр белән цифрлы телевидениене мөстәкыйль рәвештә тоташтыра алмаган татарстанлылар белән уртаклашачак.
Бүген Казанда, «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенең бер павильонында, 40 кешедән торган беренче төркем волонтерлар өчен курслар узды, алар казанлыларга цифрлы телевизион сигналны кабул итү өчен җиһазлар җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Ике сәгатьлек дәрес барышында аларга цифрлы эфир тапшыруларына күчү нечкәлекләре турында сөйләделәр.