ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2023 ел
чәршәмбе

22 мартта Яр Чаллы шәһәренең 68 нче махсус коррекцион гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә «Навигатор» һөнәри юнәлеш бирү проектын тормышка ашыруның яңа этабы тәкъдир ителде – «Велосипед остаханәсе» юнәлеше буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кабинетын ачу. Проектның төп максаты – коррекцион мәктәпләр укучыларын эшче һөнәрләре белән таныштыру.


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

17 гыйнварда эшче һөнәрләрне һәм инженер белгечлекләрен популярлаштыру программасы һәм «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәре «Россия эше» кадрлар үзәге һәм Яр Чаллы политехник көллияте һөнәри юнәлеш бирүче «Карьера көне» чарасы уздырдылар.


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

20 сентябрь көнне В.И.Ленин исемендәге мәдәният йортында "Хезмәт кешеләре" дигән фотокүргәзмәне ачу тантанасы булды. Чарада ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты.  

Тематик күргәзмә эшче белгечлекләрне популярлаштыру һәм яшьләр арасында һөнәри юнәлеш бирү эшен популярлаштыру максатыннан Казан авиация заводы тарафыннан оештырылган.

Авиаһөнәрләргә багышланган күргәзмәгә килгәч, тамашачылар самолетлар төзү өлкәсендә эш атмосферасына чумды, хезмәт кәефен тоя һәм авиация җитештерүнең эчке кухнясын карый алды.  

"Хезмәт кешеләре" – Казан авиазаводының җитештерү эшчәнлеге барышында сурәткә төшерелгән эшчеләре. 

Күргәзмәне 27 сентябрьгә кадәр карарга мөмкин.

 

Казан авиация заводы матбугат хезмәте материаллары буенча


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International