ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2026 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Арча районының Урта Бирәзә авылында Ф.ф. Мифтахов шәхси эшмәкәрлек предприятиесенең хәләл продукция сатучы кибетендә сатучылар һәм сатып алучылар өчен уку семинары узды. Арча территориаль органы хезмәткәрләре сатучыларга сәүдә кагыйдәләре, Кулланучылар хокуклары турындагы законнар, бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм продукциянең яраклылык срокларын контрольдә тоту турында сөйләделәр. Семинарда катнашучыларга «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

20
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Елена Черных Сарман районының 1нче мәктәбенең 7нче һәм 10нчы сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокуклары буенча дәресләр үткәрде. Укучыларга «кулланучы» төшенчәсе, сатып алучылар хокуклары, дәгъваларны рәсмиләштерү кагыйдәләре һәм үз мәнфәгатьләрен яклау өчен кирәкле документлар турында сөйләделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

3
октябрь, 2025 ел
җомга

Хәзерге пенсионерлар-актив, кызыксынучан, яңа белемнәргә әзер, яңа тәҗрибәгә ачык кешеләр. Моны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренең Түбән Каманың «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ял итүчеләр белән очрашуы раслады.

Тэги: кулланучылар хокукы

10
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

«Минем күрсәтелмәгән туристлык хезмәтләре өчен мораль зыян компенсациясен таләп итәргә хокукым бармы?» - дип сорады Аксубай районы гражданины Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов белән шәхси очрашуда. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

9
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Саба муниципаль районының Тимершык авыл җирлеге бинасында авыл халкы белән очрашу оештырылды.

Очрашуда РФнең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 18 маддәсенә җентекләп тукталдылар, ул товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучы белән сатучының мөнәсәбәтләрен җайга сала. Мисал өчен, техник яктан катлаулы товарда җитешсезлекләр табу белән бәйле очракларны тикшерделәр.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

17
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Мәгълүмати-агарту эше кысаларында һәм халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру максатларында, Әлмәт территориаль органы белгече Ирина Синица Азнакай шәһәренең күпфункцияле үзәгендә кизү торды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

14
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Чистай шәһәрендә яшәүче мөрәҗәгать итте. Аны тиешле сыйфатлы пневматик корал өчен акчаны кире кайтару мөмкинлеге турындагы мәсьәлә кызыксындыра.

Ачыкланганча, ир-ат берничә көн элек базарда шәхси эшмәкәрдән «Воздушка» дип аталган пневматик корал сатып алган. Ләкин ул товардан канәгать булмый, чөнки коралның еракка ату дәрәҗәсе һәм максатны зарарлау дәрәҗәсе аны канәгатьләндерми.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

11
март, 2025 ел
сишәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең Сәүдә үзәгендә кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен консультация өстәле оештырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Болгар шәһәрендә урнашкан автозапчастьләр кибете сатучылары өчен консультация өстәле һәм «Тотрыклы яшәү рәвешенә гадел күчү» темасына укыту семинары үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

20
декабрь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба районының Лесхоз мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International