ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне уңаеннан алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән азык-төлек җыелмаларын Балтач районы ветераннары алды. 

22 апрельдә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов Бөек Ватан сугышында катнашучыларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Ветераннарны бәйрәм белән котларга шулай ук шәһәрнең хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, социаль яклау бүлеге начальнигы Эльмира Хуҗина, иҗат коллективлары әгъзалары да килгән иде.

Бүген Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өч Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәннәре яши. Алар сугыш елларында окоп казыйлар, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнәләр. Аларның фидакарь хезмәте – яшьләр өчен менә дигән үрнәк.

Җиңү көне алдыннан Балтач муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү башланды. Шушы көннәрдә ветераннарга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән район башлыгы Р.Р. Нотфуллин бүләкләр тапшырды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан 21 апрельдә «Татарстанның кече нефть компаниясе» ҖЧҖ вәкилләре Азнакай районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшырдылар. Өлкәннәргә Казан шәһәреннән китерелгән азык-төлек җыелмаларын Тимур Шәймиев исеменнән тапшырдылар.


22
апрель, 2022 ел
җомга

Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ленинград блокадасында катнашкан һәм хәзерге вакытта Саба районында торучы бердәнбер ветеран Исхаков Ринат Садыйк улы яши.


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

28 апрельдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга, ветераннарга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара уздыра.


18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Минзәлә районында Ветераннарны котлыйлар. Менә инде өченче ел рәттән «Татарстанның кече нефть компаниясе» ҖЧҖ вәкилләре генераль директор Тимур Шәймиев исеменнән сугышта катнашучыларга азык-төлек җыелмалары тапшыралар.


15
апрель, 2022 ел
җомга

Республиканың Биектау районында «Чиста йорт – чиста ишегалды» акциясе башланды. Ул Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм аларның тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә – социаль хезмәт алучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Акция 15 апрельдән 15 майга кадәр барачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International