ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

11 апрельдә, Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көнендә, Казанда тантаналы чара узды. Анда шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары да катнашты. Аларны «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече озата барды.


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ветераннар өчен «Шәһәр панорамасы» музеена экскурсия оештырды. Мөхтәрәм кунаклар игътибарына төрле тарихи чорлар – Казан барлыкка килгән вакыттан алып хәзерге заманга кадәр Татарстан башкаласы тарихын тәкъдим иттеләр.


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

«Ветеранның хыялы» Бөтенроссия социаль проекты Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итүгә һәм игътибар бирүгә юнәлдерелгән. Проект ярдәмендә безнең янәшәбездә яшәүче ветераннарның батырлыклары турында гына сөйләп калмыйча, җиңүчеләрнең чынга ашмаган хыяллары турында да хәбәр итәргә мөмкин.


28
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Бу шимбәдә, 28 сентябрьдә, Өлкәннәр көне алдыннан (2019 елның 1 октябрендә) Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының конференцияләр залында Министрлыкның хөрмәтле кунаклары – ветераннарны традицион котлап, очрашу узды.

Бүгенге пенсионерлар адресына җылы рәхмәт сүзләрен министр урынбасары Герман Лернер җиткерде.

Эшләр идарәчесе Айнур Шәкүров һәм кадрлар бүлеге башлыгы Дания Сафина кунакларга "Лента" гипермаркетына бүләк сертификатлары тапшырды.

Юбилярларны махсус билгеләп үттеләр, аларны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре белән бүләкләделәр.

Чараның рәсми өлеше тәмамлангач, кунаклар бәйрәм табынына чакырылды, концерт программасы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International