ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстанда хәзерге вакытта 14 277 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче ветераннарга Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы, Чистай үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре профсоюз оешмасы исеменнән открыткалар һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды.


2
май, 2023 ел
сишәмбе

Җиңү көне алдыннан Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары НЭля Бикеева һәм районның социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Мясникова Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәрендә булдылар.


28
февраль, 2023 ел
сишәмбе

«Геройлар белән диалоглар» Бөтенроссия проекты кысаларында Лениногорскиның «Исток–Башлангыч» комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Флюра Мостафина тарафыннан Урмышлы авылы яшь буын волонтерлары өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан Мингат Якупов белән очрашу оештырылды.

Буаның «Гармония» комплекслы үзәге белгече Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм өйдә социаль хезмәтләр алучы ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны котлауны оештырдылар.


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне уңаеннан Лениногорск муниципаль районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләп килүче «Волонтер» үзәге балалары Радия Гәрәевада булдылар.

1944 елның 27 гыйнвары Бөек Ватан сугышы тарихына Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне буларак кереп калган. Илдә бу көн рәсми рәвештә Россиянең хәрби дан көне дип игълан ителгән.


28
июнь, 2022 ел
сишәмбе

27 июнь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Зиннәтулла Җамалетдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучысы булып тора.


30
май, 2022 ел
дүшәмбе

29 майда Биектау муниципаль районында яшәүче Бөек Ватан сугышында соңгы катнашучы – Мөлеков Мансур Һидиятулла улы 97нче яшендә вафат булды.


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

5 нче май көнне «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Талисман» волонтерлар отряды Яр Чаллының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып, Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International