ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен өйләренә барып котладылар.


6
май, 2022 ел
җомга

Бүген Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Миңнегаян Зыяфетдин кызы Садретдинова 95 яшьлеген билгеләп үтә.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар катнашында бәйрәм концерты булды. Чара Ватаныбыз өчен горурлык, ветераннарга хөрмәт һәм рәхмәт хисләре тәрбияләү, солдатларыбызның батырлыгы турында хәтерне саклау өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иде.

9 Май бәйрәме алдыннан ветераннарыбызга аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү кабул ителгән. Шулай итеп, Балтач районында ел саен Татарстан Республикасының интернат-йортларында яшәүче ветераннар янына баралар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Хәтерлибез, горурланабыз» дигән акция оештырганнар. Акциядә Буа медицина училищесының «Медиклар» отряды волонтерлары катнаштылар.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Владимир Иванович Бычков яши. 55 ел гомерен ул, юнга һәм матростан алып капитанга кадәр хезмәт юлын үтеп, елга флотына багышлый. Владимир Иванович елга флотында хезмәт куйган судночыларның тулы бер плеядасын тәрбияләгән.


5
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйлманов Бөек Ватан сугышы ветераннары Елисей Мурзич Тимирясов һәм Николай Иванович Панюковны котлады.

«Бер тамашачы концерты» акциясе кысаларында 4 май көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Талисман» волонтерлар отряды «11 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очраштылар.

Бүген «Татар-информ» МА мәйданчыгында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган брифинг узды.


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

9 Май алдыннан Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр. Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Әлфия Газиз кызы Айдарскаяда булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International