Бүген - өлкәннәр көне, хәер, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы пенсионерларын өлкәннәр дип атап та булмый. Аларның күпләрендә дәрт-дәрман ташып тора, эшкә яраклылык буенча яшьләрнең күбесе алар артыннан өлгерә алмый.
Өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында пенсионерлар төрле бушлай хезмәтләр ала, махсус акцияләрдә, спорт чараларында, иҗади кичәләрдә һәм төрле бәйрәм очрашуларында катнаша, музей һәм кинотеатрларда бушлай була алалар.
Өлкәннәр көне - ул үзенчәлекле көн - буыннарның бердәмлеге һәм дәвамчанлыгы, чорлар бәйләнеше символы. Үз тарихын белмәгән, өлкән буын турында кайгыртмаган җәмгыятьнең алга таба үсеш перспективалары юк. Безнең һәркайсыбызның изге бурычы - олы яшьтә булган кешеләрне ярату һәм игътибар белән әйләндереп алу.
2020 елның 1 октябрендә лаеклы ялда булган коллегаларны өлкәннәр көне белән котлау матур традициягә әверелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина элеккеге хезмәттәшләрен - Шәймуллина Фәврия Вафа кызын, Юзеева Нина Герасимовнаны, Шаһиева Дания Госман кызы, Юнысова Минсара Сафин кызын өйләренә барып котладылар. Пенсионерлар кунакларны шатланып каршы алды, игътибар күрсәткәннәре, хөрмәт һәм бүләк җыелмалары өчен рәхмәт белдерделәр. Очрашуда катнашучыларның барысында да күңелле тәэсирләр калды.
Киләсе дүшәмбе, 28 сентябрьдә, Татарстанда «Минем документлар» барлык 59 офисында атна саен үткәрелә торган акция старт ала, аның кысаларында КФҮ белгечләре өлкән яшьтәге кешеләрне электрон сервислардан файдаланырга өйрәтәчәк.
Ел саен бөтен дөньяда 1 нче октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне хезмәт коллективлары үз пенсионерларын хөрмәтли. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы коллективы да читтә калмады, ул үз пенсионерларын – территориаль органның элеккеге җитәкчесе А.А.Сәлахиевны һәм консультант Е.А.Заворохинаны чын күңелдән бәйрәм белән котлады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов "Алтын хезмәттәшләрен" халыкара Өлкәннәр көне белән котлый.
Бу шимбәдә, 28 сентябрьдә, Өлкәннәр көне алдыннан (2019 елның 1 октябрендә) Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының конференцияләр залында Министрлыкның хөрмәтле кунаклары – ветераннарны традицион котлап, очрашу узды.
Бүгенге пенсионерлар адресына җылы рәхмәт сүзләрен министр урынбасары Герман Лернер җиткерде.
Эшләр идарәчесе Айнур Шәкүров һәм кадрлар бүлеге башлыгы Дания Сафина кунакларга "Лента" гипермаркетына бүләк сертификатлары тапшырды.
Юбилярларны махсус билгеләп үттеләр, аларны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре белән бүләкләделәр.
Чараның рәсми өлеше тәмамлангач, кунаклар бәйрәм табынына чакырылды, концерт программасы булды.