ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Чаллы предприятиесе атмосфера һавасына, чистартмыйча гына, пычрак матдәләр чыгарып яткан. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре әлеге закон бозу очрагын гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча шул  урынга барып ачыклаган.


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Экспериментлар, иҗади чыгышлар һәм экопроектлар. Тукай районы “Тополек” балалар бакчасында “Яшь экологлар – табигатьне саклаучылар” семинары әнә шундый рәвештә үткәрелгән.


28
февраль, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары билгеләгән административ җәза чарасын үтәүдән баш тарту Чаллы предприятиесе өчен икеләтә штраф түләү белән төгәлләнергә мөмкин.


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Экология мохитендә калдырылган  эзләребезне ничек киметергә? Кибеткә җайлы гына, экологиягә зыян китермичә генә ничек йөрергә? Чаллы шәһәре 77нче гимназиясендә белем алучы балалар шуларны һәм кызыклы башка бик күп әйберләрне белүгә ирешкән.


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Чаллы шәһәрендә Һади Такташ урамында яшәүчеләр пычрак кар өемен күреп алып, бу хакта экологларга хәбәр иткәннәр. Татарстан Республикасы  Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары билгеләгәнчә, 195 кв.м. мәйданга кышкы җыештыру-чистартудан хасил булган калдыклар аударып калдырылган.


25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 23 февралендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бердәм дежур диспетчерлык хезмәте аша “ТЭМПО” Кама металлургия комбинатының кою производствосы ягыннан химик ис таралу турында хәбәр кергән.


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Тукай районы Новый бистәсе урта мәктәбе укучылары туып үскән ягыбызның табигатен саклаучылар роленә кереп алган. Биредә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре катнашында экология дәресе узган.


14
февраль, 2020 ел
җомга

Чаллы шәһәре 29нчы урта мәктәбе укучылары Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсендә булып кайткан.


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Биналар сүткәннән калган чүп-чар, агач, полиэтилен калдыклары. Тукай районы Биклән авыл җирлегендә 20 кв. метр мәйданда законсыз чүплекнең калкып чыгуы ачыкланган.


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “Халык контроле” мәгълүмат системасы аша Чаллы предприятиесе ягыннан начар ис таралу турында хәбәр кергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International