ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Экология министрлыгы хезмәткәрләре Бөек Җиңү көне алдыннан Ямбулат авылында Бөек Ватан сугышы геройларына мемориалны кыштан соң тәртипкә китерделәр. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда ведомство хезмәткәрләре Ямбулат авылындагы мемориаль комплексны шефлыкка алганнар. 


22
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Автомобиль юллары кырыйларын җыештыру буенча өмә.


21
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 26 апрелендә санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз 2025» республика конкурсы кысаларында үзәк республика өмәсе узачак. Аны уздыру урыны итеп Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлык сайланды.


15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Бүген, санитар-экологик икеайлыкның барышы турындагы брифинг кысаларында, Александр Шадриков республикада яшәүчеләрне 26 апрельдә Казанда Каенлыкта узачак язның төп өмәсенә кушылырга чакырды.


10
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

12 апрельдә ТР Экология министрлыгы ТР «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәте  белән берлектә Горки-Әмәт урманында өмә үткәрә. Бу ял көннәрен файдалы итеп үткәрү һәм шәһәребезне чистарак һәм яхшырак итү өчен менә дигән мөмкинлек.


9
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында парклар, скверлар, Бөек Ватан сугышы мемориаллары һәм аларга якын Питрәч районы территорияләре чистартылды.


6
апрель, 2025 ел
якшәмбе

Язгы өмә.


4
апрель, 2025 ел
җомга

18-27 апрельдә «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән бөтен ил буйлап: «Экосистема» хәрәкәте һәм Росмолодежьдан Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә Добро.рф ярдәме белән  паркларны, елга ярларын, шәһәр ишегалларын, мемориалларны һәм табигый территорияләрне җыештыру буенча масштаблы экологик акцияләр узачак.


21
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Түбән Камада шәһәрдә яшәүчеләрнең яраткан ял урыны булган «Урман» паркын җыештыру буенча масштаблы акция узды. Өмәнең инициаторы Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин булды.


15
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы волонтерлары Чистайның Водников бистәсе территориясендәге өмәдә катнашып, территорияне җыештырдылар. 30га якын активист дамба янындагы ботакларны һәм чүп-чарны җыйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International