Татарстан Республикасында сынау проектын гамәлгә ашыруның юл картасы нигезендә «Федераль экологик оператор» ФДУПнең «Идел буе территориаль округы» филиалының Казан бүлекчәсе базасында I һәм II класслы хәтәрлеккә караган калдыклары белән эш итү өчен кирәкле җитештерү егәрлекләре булдырылган.
Агач калдыклары, бетон һәм кирпеч ватыклары. Казан шәһәре Совет районындагы Хезмәт проездында 2 гектар мәйданда чүплек ясап куйганнар. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә шул тирәдә яшәүчеләр хәбәр иткән.
Табигатьне саклауга карата ваемлы, мәнле кешеләр закон бозу очрагын күреп, бу хакта шундук экологларга хәбәр иткәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары калдыклар белән законсыз эш итү өлкәсендә законсыз гамәлләргә киртә куйган.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстанда I һәм II класс хәвефлелектәге терекөмешле калдыклар белән эш итү буенча пилот проектын башлап җибәрү мәсьәләсе каралды.