ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Республиканың экология тармагы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләр – безнең ветераннар бүген лаеклы рәхмәт сүзләрен ала. Инде барлыкка килгән традиция буенча, Өлкәннәр көнендә Министрлыкның барлык территориаль идарәләре инспекторлары үзләреннән алда килгәннәрне килеп котлыйлар.

 

Зирәклек, игелек һәм хөрмәт көнен бүген бөтен Россия билгеләп үтә. 1 октябрь – Алтын яше, өлкәннәр көне. Бүген Экология министрлыгында әйләнә-тирә мохитне саклау буенча уртак эшкә җанын һәм йөрәген кушкан тармак ветераннарын котладылар. Министрлыкның 40 тан артык элеккеге хезмәткәре Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына экскурсиягә китте. Монда баруны очраклы гына сайламаганнар. 


3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Матур традиция буенча, Халыкара өлкәннәр көненә Алексеевск районы мәдәният йортында бәйрәм чаралары узды. Бәйрәм кунаклары өчен фойеда сыйлау оештырылган иде. Шулай ук кунакларга ветераннар Советы һәм башка өлкән яшьтәге осталар әзерләгән картиналар һәм эшләнмәләр күргәзмәсе тәкъдим ителде, эшләнмәләрне кисү һәм спица белән бәйләү буенча мастер-класслар үткәрелде. Халык үзешчән артистлары, шул исәптән балалар коллективлары тамашачылар өчен матур концерт программасы әзерләделәр.

Тэги: Өлкәннәр көне

1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмдә бөтен гомерен диярлек Министрлыкта эшләүгә багышланган хезмәт ветераннарын хөрмәтләү булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International